«Тылсымлы каләм=Волшебное перо» II Төбәк әдәби фестивале (6+)

Время проведения: 21.11.2019

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге «Тылсымлы каләм=Волшебное перо» II Төбәк әдәби фестивалендә катнашырга чакыра. Фестиваль Чаллы шәһәрендә һәм Татарстанда яшәүче әдәби иҗат белән шөгыльләнүче сәләтле кешеләрне барлау, аларга ярдәм итү, берләштерү һәм әсәрләрен укучыга якынайту максатларында уздырыла. Фестивальдә катнашу өчен 7 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк Татарстан Республикасы җирлегендә яшәүче әдәбият сөючеләр чакырыла.

Фестиваль 2019 елның 21 ноябрендә шәһәр Үзәк китапханәсендә узачак. Фестиваль кысаларында әдәби конкурслар, язучылар һәм шагыйрьләр белән иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, китап күргәзмәләре оештырылачак.

Элемтә өчен мәгълүмат: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-02-29,  71-02-54, +79534944406, e-mail: cbs-nko@mail.ru.

Нигезләмә

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: