II Төбәк халыкларының милли мәдәниятен һәм әдәбиятын чагылдыручы «Чаллы – дуслар каласы» китапханә фестивале

20 февраля 2019 года

IMG_8387 – копия
IMG_8363 – копия
IMG_8415 – копия
IMG_8354 – копия
IMG_8345 – копия
IMG_8271 – копия
IMG_8263 – копия
IMG_8252 – копия
IMG_8239 – копия
IMG_8237 – копия (2)
IMG_8230 – копия (2)
IMG_8193 – копия (2)
IMG_8191 – копия (2)
IMG_8166 – копия (2)
IMG_8159 – копия (2)
IMG_8156 – копия (2)
IMG_8145 – копия (2)
IMG_8121 – копия (2)
IMG_8106 – копия (2)
IMG_8102 – копия (2)
IMG_8096 – копия (2)
IMG_8093 – копия (2)
IMG_8075 – копия (2)
IMG_8065
IMG_8161
IMG_8239
IMG_8257
IMG_8274
IMG_8287
IMG_8465

Икенче ел рәттән Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә II Төбәк халыкларының милли мәдәниятен һәм әдәбиятын чагылдыручы «Чаллы – дуслар каласы» китапханә фестивале узды.

 Фестиваль китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге һәм “Чишмә” Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, шәһәрдә яшәүче татар, башкорт, чуваш, мари, әрмән, алман, керәшен, азәрбайҗан милләтләре катнашында үткәрелде. Әлеге бәйрәм Халыкара туган тел көненә һәм “Чаллы пүчинкәсе” җирлеге нигезләнүенә 390 ел тулуга багышланды.

Фестиваль шәһәребезнең 15 нче балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче “Елмай” балалар ансамбле башкаруында дуслык турында җыр белән башланып китте.

Фестиваль көнендә алты мавыктыргыч әдәби-музыкаль мәйданчык эшләде. Аларның һәрберсе тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барды. Фестиваль кысаларында татар, рус, мари, чуваш, немец, украин, азәрбайҗан һәм башка халыкларның телләрендә яңгыраган җырлар, шигырьләр һәм биюләр кунаклар күңеленә хуш килде.

 Әйтик, “Китап укучы Чаллы” мәйданчыгында төбәктә яшәүче төрле милләт шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу, шигырь укырга теләүчеләр өчен көн дәвамында ирекле микрофон эшләде. Түгәрәк өстәл артында китап укуны популярлаштыру, яшьләрне күбрәк китапханәләргә җәлеп итү турында сөйләшү узды.  Кичәдә украин язучысы Валентина Садовникова, әрмән шагыйрәсе Лариса Отиева, башкорт язучысы Хәмит Латыйф һәм Чаллы шәһәренең башка күп кенә язучылары катнашты.

Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. “Самавыр – өстәл күрке” мәйданчыгында үлән чәйләре эчәргә, төрле халыкларның рецепты буенча пешерелгән коймак, татар һәм башкорт чәкчәгеннән авыз итәргә мөмкин булды.

“Этнодөнья” мәйданчыгы һөнәрчелеккә багышланды. 15 нче балалар иҗат үзәге укытучылары биредә “Халык бизәкләре”, “Халык курчагы” исемле мастер-класслар уздырды. Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү  бүгенге көндә дә актуаль булып кала. Мәйданчык көн дәвамында эшләде һәм һәркемнең күңеленә хуш килде.

Милли уеннар һәм биюләр белән кызыксынучыларны “Кама буенда күңел ачулар” мәйданчыгы җыйды. Шәһәрдәшләребез әлеге мәйданчыкта бик теләп катнашты. Үзешчән артистларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә, гомумән, рәхәтләнеп ял иттеләр. “Романтики” бию ансамбле төрле халык биюләре белән дәртләндерде.

“Рәхим итегез Матенадаранга!” исемле мәйданчыкта борынгы гарәп графикасында, иске имляда һәм иске славян язулы китаплар, кулъязмалар күргәзмәсе эшләде. Шулай ук, дөньякүләм билгеле борынгы кулъязмаларны саклау урыны – “Матенадаран”ның тарихы һәм бүгенгесе турында әрмән оешмасы вәкилләре Шушаник Серджониковна һәм Нана Ворошиловна видеофильм күрсәтте. Нана Ворошиловна үз теле, үз милләте белән горурлану хисләрен яшермичә, үзенең чыгышын үз телендә шигырь укып тәмамлады.

“Чаллы – дуслар каласы” фестивале кысаларында Чаллыда яшәүче халыкларның дуслыгын яктырткан балалар рәсем бәйгесе үткәрелде. Бәйгегә 200 дән артык эш кабул ителде. Фестиваль көнендә әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Балаларга күргәзмәдә үз рәсемнәрен күрү бик тә куанычлы булды.

Шулай ук мәктәпләребездә күптөрле милләт балалары укуын истә тотып, Комсомол районы мәктәпләре арасында милли йолаларны һәм традицияләрне белү буенча турнир оештырылды. Укучылар яшьтәшләрен Кама буе халыкларының мәдәнияте, йолалары һәм традицияләре белән таныштырды.

“Мәдәни мирас” мәйданчыгында узган чаралар, “Anoixi” яшьләр этнографик театры һәм “Сарасвати” һинд театры студиясе белән берлектә куелган музыкаль спектакль тамашачының күңелен яулады.

Шәһәребездә яшәүче төрле милләт вәкилләренә хөрмәт хисе тәрбияләү, толерант шәхес үстерү максатын тормышка ашыруга нигезләнгән әлеге чара бай эчтәлекле, файдалы, уңышлы үтте, кунаклар тарафыннан югары  бәяләнде.