«Крылов бабайда кунакта» («В гостях у дедушки Крылова») Шәһәркүләм иҗади бәйге (0+)

Время проведения: 14.01.2019–14.02.2019

Яр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ 16 нчы санлы китапханәсе «Крылов бабайда кунакта» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгенең төп максаты: күренекле рус мәсәлчесе И.А.Крылов иҗатын популярлаштыру. Бәйгегә Крылов мәсәлләренә багышланган рәсемнәр, шулай ук шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле итеп уку һәм мәсәлләрен сәхнәләштерүнең видеоязмалары кабул ителә.

Бәйгедә 4 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар катнаша ала. Ул ике этапта 2019 елның 14 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр үткәрелә:

1 этап (14 гыйнвар–12 февраль) – сайлап алу туры;
2 этап (12–14 февраль) – нәтиҗәләр чыгару.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм түләү турында квитанция  2019 елның 14 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр 16 нчы санлы китапханәдә Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 37 нче йорт, 170 нче фатир (43/06-170)  адресы яки cbs_filial16@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 52-86-00.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Крылов бабайда кунакта» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме……………………………………………………………………………………….

Туу вакыты……………………………………………………………………………………………………………………..

Телефоны…………………………………………………………………………………………………………………….

E-mail…………………………..…………………………………………………………………………………………….

Белем бирү учреждеңиесенең атамасы………………………………….…………….……………………………………..

Җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме………..……………………………………………………………..

Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза:

Имза………….

Датасы………………

Этикетка ясау үрнәге

 

И.А.Крыловның иллюстрацияләнгән әсәре исеме  
Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме  
Авторның яше  
Белем бирү учреждениесе  
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: