«Үз Республикаңны ярат!» Шәһәркүләм туган якны өйрәнү видеобәйгесе (12+)

Время проведения: 01.04.2019 – 27.05.2019

«ҮКС» МБУ 15 нче санлы китапханә «Үз Республикаңны ярат!» шәһәркүләм туган якны өйрәнү видеобәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге ТАССР оешуга 100 тулуга һәм Китапханәләр көненә багышланды.

Бәйге  2019 елның 1 апреленнән 27 маена кадәр үткәрелә. Анда катнашу өчен 14 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, 24 яшькәчә эшче яшьләр чакырыла. Катнашу индивидуаль һәм ирекле.

Бәйгедә катнашу өчен республика, төбәк, шәһәребезнең мәдәни-тарихи кыйммәткә ия булган берәр объекты, сыны яисә һәйкәленең барлыкка килү тарихы турында кыскача сөйләүне видеога төшереп җибәрергә кирәк. Автор башкаруы шул мәдәни объект фонында яздырылырга тиеш.

Бәйге өч номинациядә уздырыла:

– «Чаллының үткәне – хәзергесе янында»;

– «Казан турында ни сөйләрсең?»;

– «Татарстандагы яраткан урыннар».

Бәйге эшләре ике яшь төркемендә бәяләнә:

– 14-17 яшь;

– 18-24 яшь.

Катнашу цчен гариза, видеоролик һәм түләү турында квитанцияләр 2019 елның 1 апреленнән 20 маена кадәр 15 нче санлы китапханәнең электрон адресына cbs_filial15@mail.ru яки Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Бердах бульвары, 4 нче йорт адресы буенча китапханәдә кабул ителә.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Үз Республикаңны ярат!» шәһәркүләм туган якны өйрәнү видеобәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме____________________________

Туу вакыты, яше____________________________________________________

Эшнең исеме, номинациясе_ _________________________________________

Элемтә өчен телефон, электрон почта __________________________________

Уку йортының исеме, сыйныф яисә төркем______________________________

Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме________________________

Дипломны кайсы вариантта кабул итәсегез килә: кәгазь / эл. _______________

Дата «_____» ____________ 2019 ел.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: