«Җиңү көне – бөек бәйрәм!» Шәһәркүләм иҗади бәйге (6+)

Платно
Время проведения: 20.01.2020-20.02.2020

2020 елның 20 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр «ҮКС» МБУнең Үзәк балалар китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү көне – бөек бәйрәм!» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгедә 5-10 яшьлек балалар катнаша ала һәм ул өч яшь төркемендә уздырыла:

– 5-6 яшь; 7-8 яшь; 9-10 яшь.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәреләчәк:
– «Рәсем-открытка»;
– «Аппликация-открытка»;
– «Рәсем»;
– «Кул эше»;
– «Видеокотлау»;
– «Презентация».

Бәйге ике этапта уздырыла:
1 нче этап – 20 гыйнвардан 20 февральгә кадәр – катнашучылардан бәйге эшләрен җыю;
2 нче этап – 21 февральдән 29 февральгә кадәр – бәйгегә нәтиҗәләр ясау һәм һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләү.

Бәйгедә катнашу өчен гариза, бәйге эше (рәсем, кул эше, видеоязма яки презентация), түләү турындагы квитанция 2020 елның 20 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр Тынычлык проспекты, 61 (17/15) адресы буенча Үзәк балалар китапханәсендә кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26.

Бәйгенең нигезләмәсе

 

«Җиңү көне – бөек бәйрәм!» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашу өчен

ГАРИЗА

 

Катнашучының фамилиясе, исеме_______________________________________
Яше, мәктәбе, сыйныфы_______________________________________________
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, телефоны________________
Электрон адрес (дипломны җибәрү өчен) ________________________________

Поделиться: