«Минем дусларым – китаплар» иҗади бәйгесенә йомгак ясалды (0+)
2019 елның 16 сентябреннән 2 ноябренә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 3 нче санлы китапханәсе «Минем дусларым – китаплар» исемле шәһәркүләм иҗади бәйге уздырды. Бәйгегә түбәндәге эшләр кабул ителде: – рәсем (карандаш, акварель, гуашь, пастель, май һ.б. белән ясарга мөмкин); – декоратив эш: теләсә кайсы техникада башкарылырга мөмкин (аппликация, сәйлән (бисер) белән эшләү, чигү, камырдан эшләү һ.б.) Бәйгенең номинацияләре: – «Яраткан китаплар битләре буйлап» (яраткан язучыларның китапларына иллюстрацияләр); – «Әдәби герой портреты» (яраткан әдәби персонажларны сурәтләү); – «Үз кулларым белән» (әдәби әсәр мотивлары буенча кул эше). Бәйгедә 4 яшьтән алып 12 яшькәчә балалар катнашты. Адрес: ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 9 нчы йорт, 37 нче фатир (ЗЯБ, 15/XX), 3 нче санлы китапханә.
|