«Минем дусларым – китаплар» иҗади бәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Время проведения: 16.09.2019-02.11.2019

2019 елның 16 сентябреннән 2 ноябренә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 3 нче санлы китапханәсе «Минем дусларым – китаплар» исемле шәһәркүләм иҗади бәйге уздырды.

Бәйгегә түбәндәге эшләр кабул ителде:

– рәсем (карандаш, акварель, гуашь, пастель, май һ.б. белән ясарга мөмкин);

– декоратив эш: теләсә кайсы техникада башкарылырга мөмкин (аппликация, сәйлән (бисер) белән эшләү, чигү, камырдан эшләү һ.б.)

Бәйгенең номинацияләре:

– «Яраткан китаплар битләре буйлап» (яраткан язучыларның китапларына иллюстрацияләр);

– «Әдәби герой портреты» (яраткан әдәби персонажларны сурәтләү);

– «Үз кулларым белән» (әдәби әсәр мотивлары буенча кул эше).

Бәйгедә 4 яшьтән алып 12 яшькәчә балалар катнашты.

Адрес: ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 9 нчы йорт, 37 нче фатир (ЗЯБ, 15/XX), 3 нче санлы китапханә.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: