«Бүген сугыш турында сөйлим…» Шәһәркүләм шигъри видеобәйге (6+)

Платно
Время проведения: 01.02.2020-27.02.2020

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 16 нчы санлы китапханәсе 2020 елның 1 февраленнән 27 февраленә кадәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей чаралары кысаларында оештырылган «Бүген сугыш турында сөйлим…» исемле шәһәркүләм шигъри видеобәйгедә катнашырга чакыра.

Бәйгенең төп максаты – туган як шигъриятенә карата кызыксынуны арттыру һәм Бөек Ватан сугышы геройларының каһарманлыгы мисалында тарих хәтерен саклау.

Бәйгедә 7 дән алып 16 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.

Ул түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырыла:
– 7-9 яшьлек балалар;
– 10-13 яшьлек балалар;
– 14-16 яшьлек балалар.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр 2020 елның 1 февраленнән 24 февраленә кадәр  Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 37 нче йорт, 169 нчы фатир (43/06-169) адресы буенча 16 нчы санлы китапханәдә яки cbs_filial16@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 52-86-00.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Бүген сугыш турында сөйлим…» исемле шәһәркүләм шигъри видеобәйгедә катнашу өчен 

ГАРИЗА


Катнашучының фамилиясе, исеме:_________________________________________
Туу вакыты:____________________________________________________________
Телефон:_______________________________________________________________
Е-mail:_________________________________________________________________
Белем бирү учреждениесенең исеме:________________________________________
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме:_____________________________
Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза:
Имза_____________________
Дата________________________

Поделиться: