«Чәчәк ат, Татарстаным!» Шәһәркүләм шигъри видеобәйге (0+)

Время проведения: 14.10.2019-22.11.2019

Яр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 12 нче санлы милли китапханәсе 2019 елның 14 октябреннән 22 ноябренә кадәр ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Чәчәк ат, Татарстаным!» исемле шәһәркүләм шигъри видеобәйге игълан иткән иде.

Бәйгенең максаты – яшь китап сөючеләрнең игътибарын хәзерге заман татар шагыйрьләре иҗатына җәлеп итү. Бәйге өчен татар шагыйрьләренең Татарстанга, республиканың шәһәр һәм авылларына, туган як табигатенә багышлап иҗат иткән рус һәм татар телендәге шигырьләрен яттан сөйләп, видеога төшереп җибәрергә кирәк иде.

Конкурста барлыгы 32 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 99 бала һәм шәһәрнең 14 урта мәктәбеннән 22 укучы катнашты.

Бәйге эшләре «Яратам сине, Татарстаным!» һәм  «Чулман буендагы ак кала» (Яр Чаллы шәһәре турында шигырьләр) номинацияләрендә бәяләнде.

Элемтә өчен телефон: (8552) 35-33-86.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: