«КАМАЗ – Чаллының горурлыгы» шәһәркүләм лэпбуклар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды (6+)

Время проведения: 01.10.2019-31.10.2019

4
6
5
3
2
1

5 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханәдә  «КАМАЗ» заводына нигез салынуга 50 ел булуга багышланган «КАМАЗ – Чаллының горурлыгы» шәһәркүләм лэпбуклар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Бәйгедә шәһәребезнең 23, 50, 15 нче урта мәктәпләре, 57, 58, 29 нчы гимназияләре, 84 нче лицей-интернаты, 86 нчы мәктәп-интернатында белем алучы 10 яшьтән алып 13 яшькәчә балалар катнашты.

Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге:

«Яңа заман күзлегеннән КАМАЗ» номинациясендә 10-12 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр:

1 нче урын – Камил һәм Рәзилә Рәүзетдиновлар;

2 нче урын – Зәкиев Кәрим;

3 нче урын – Кустенева Аделина.

«Яңа заман күзлегеннән КАМАЗ» номинациясендә 13-14 яшьлекләр төркемендә җиңүче – Пронина Полина.

«Зур илнең автогиганты» номинациясендә 10-12 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр:

1 нче урын – Матросова Дарьяна;

2 нче урын – Хәбиров Камил;

3 нче урын – Харисова Амелия.

«Зур илнең автогиганты» номинациясендә 13-14 яшьлекләр төркемендә җиңүче –Бондаренко Диана.

Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз!

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 52-69-06. Е-mail: cbs_filial15@mail.ru.

Бәйгенең нигезләмәсе

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: