«ЭКО стилендәге шәһәр» Шәһәркүләм экологик бәйге (0+)

01.10.2019-31.10.2019

Халыкны экологик агарту, экологик культураны арттыру һәм яшьләрнең иҗади-танып белү эшчәнлеген активлаштыру максатларында, 2019 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 16 нчы санлы китапханәсе «ЭКО стилендәге шәһәр» дип исемләнгән шәһәркүләм экологик бәйге уздыра. Бәйгедә катнашу өчен шәһәребездә яшәүче 4-15 яшьлек балалар чакырыла.

Бәйгегә табигый материаллардан ясалган кул эшләре, автор рәсемнәре, агитация плакатлары, видеоязмалар, китап инсталляцияләре түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: «Минем эко-могҗизам», «Шәһәрне ЭКО стилендә ясаганда», «Эко-мин, эко-без, эко-дөнья», «Эко шәһәр һәм Без», «Китап аша табигать дөньясына». Конкурс эшләренә автор турындагы мәгълүмат язылган этикетка беркетелергә тиеш (аның размеры 7×3 см, 12 шрифт, Times New Roman).

Бәйгедә һәр номинациядә 1, 2, 3 нче урыннарны яулаган җиңүчеләр Дипломнар белән бүләкләнәчәк, башка конкурсантлар электрон Катнашучы дипломы алачак.

Элемтә өчен мәгълүмат: Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 37 нче йорт (43/06 – 169, 170). Белешмәләр өчен телефон: +7 (8552) 52-86-00.

Бәйге өчен җаваплы: сектор мөдире Степанова Оксана Николаевна.

Бәйгенең нигезләмәсе

«ЭКО стилендәге шәһәр» шәһәркүләм экологик бәйгендә катнашу өчен

ГАРИЗА

1. Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме;

2. Туу вакыты, тулы яше;

3. Эшнең исеме;

4. Элемтә өчен телефон, электрон почта;

5. Уку йортының исеме, сыйныф;

6. Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме.

Дата: «_____ » _________________ 2019 ел.