«Яраткан китап геройлары» шәһәркүләм рәсемнәр һәм кул эшләре иҗади бәйгесе нәтиҗәләре (0+)
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 14 нче санлы балалар китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Яраткан китап геройлары» шәһәркүләм рәсемнәр һәм кул эшләре иҗади бәйгесе үтте. Бәйгедә Чаллының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре балалары һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Бәйге «Рәсем» һәм «Кул эше» номинацияләрендә узды. Һәр бала үзенең үзенчәлеген, фантазиясен күрсәтергә тырышты. Алар матурлык, дуслык һәм шатлык хакимлек иткән яраткан китап геройларын сурәтләде. Күп балалар матур күзаллаулар, фантазия һәм үзенчәлеге белән аерылып торды. Һәм бәйгедә кем җиңүе мөһим дә түгел. Чөнки аның асылы анда түгел. Иң мөһиме – балаларның дөньяны уңай яктан кабул итүе өчен шартлар тудыру, һәм китапханәгә килү теләге тудыру. Без бәйгенең барлык катнашучыларына, шулай ук укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерәбез! Җиңүчеләрне котлыйбыз, барыгызга да иҗади уңышлар һәм сәламәтлек телибез! «Яраткан китап геройлары» бәйгесе нәтиҗәләре: «Рәсем» номинациясе 3-4 яшь төркеме 1 нче урын Демидов Павел «Әни белән бергә» 1 нче урын Созина Диана 5-6 яшь төркеме 1 нче урын Пашина Полина «Әни белән бергә» 1 нче урын Русинова Алёна «Катнаш техника» 1 нче урын Лямина Маша 7-8 яшь төркеме 1 нче урын Хәсәнова Азалия «Катнаш техника» 1 нче урын Колесникова Маргарита 9-10 яшь төркеме 1 нче урын Яковлева Евгения «Катнаш техника» 1 нче урын Фәрхетдинова Айзирә «Кул эше» номинациясе 3-4 яшь төркеме 1 нче урын Багина Екатерина 5-6 яшь төркеме 1 нче урын Солтанов Даниил «Катнаш техника» 1 нче урын Вәлиева Наилә «Әни белән бергә» 1 нче урын Несмелов Кирилл 7-8 яшь төркеме 1 нче урын Павлов Артём 9-10 яшь төркеме 1 нче урын Ганиева Дилә
|