Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Тукай әсәрләрен уку буенча онлайн чемпионатка чакыра (12+)

Время проведения: 01.04.2021-28.04.2021

Чемпионат кагыйдәләре гади – бәйгедә катнашучылар әзерлексез бер минут дәвамында рус һәм татар телләрендә Габдулла Тукай китабыннан тәкъдим ителгән өзекне (проза яки шигырь) кычкырып укый.  
Катнашучыларның ярышы онлайн-форматта узачак, ә жюри чыгышны турыдан-туры Zoom платформасында биш баллы шкала буенча башкару техникасы һәм артистлыгы ягыннан бәяләячәк. 
Кызыклы, хисле һәм онытылмас итеп укый белүче теләгән һәркем бу чарада катнаша ала. 

Өзекне укыр өчен, катнашучыларга китапны әзерләп куярга кирәк:
Тукай Г. Яз фәйтуны: шигырьләр, балалар өчен шигырьләр, әкиятләр = Фаэтон весны: стихотворения, стихи для детей, сказки. – Москва: ООО «МАГИ «Из века в век». – Казань: Татар.кн.изд-во, 2011. – 400 с.: ил.

Чемпионатны үткәрү форматы – Zoom программасында конференция. Катнашу түләүсез!

Чемпионатта катнашучыларга таләпләр белән Нигезләмәдә танышырга мөмкин. Катнашу өчен гаризалар 20 апрельгә кадәр библиотека-челны.рф сайтында кабул ителә.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: