Гамил Афзал исемендәге «Яшьләр каләме» республикакүләм иҗат фестивале (6+)
Бәйгедә татар телендә иҗат итүче балалар катнаша. Бәйгегә җибәрелгән эшләр өч яшь категориясенә бүленеп карала: Бәйгедә катнашучы, түбәндәге темаларга (дүрт тема буенча да), берәр шигырь тәкъдим итә. Проза әсәре катнашучының теләге белән түбәндәге темаларның берсенә языла: Бәйге проза һәм шигьри иҗат юнәлешендә дүрт турда уздырыла. 1 тур – һәр район үз җирлекләрендә иҗади бәйгене уздыра һәм бик яхшы дип табылганнарын оештыру комитетына җибәрә. 2 тур – оештыру комитеты тарафыннан билгеләнгән Жюри әгъзаләре килгән барлык иҗади эшләрне тикшереп, сайлап ала һәм йомгаклау өлешенә чакыра. 3 тур – бәйгедә катнашучыларны каршы алу һәм программа нигезендә кустларда – әдәби остаханәдә иҗади эш. 4 тур – йомгаклау өлеше. Гамил Афзалның туган авылы – Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Такталачык авылында уза. Гаризалар 2020 елның 10 февраленнән 15 апреленә кадәр, электрон форматта aktanysh.beyge@yandex.ru адресы буенча кабул ителә. Бәйге эшләрен тикшерү өлеше 2020 елның 16 апреленнән 15 маена кадәр. Бәйгенең йомгаклау өлеше 2020 елның 22-23 май көннәрендә Актаныш җирлегендә уздырыла. Оештыру комитеты адресы: Актаныш авылы, Тынычлык проспекты 62. Элемтә өчен тел.: 8(85552)3-12-87. |