«Китаплы җәй елмаюы» фотобәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: 13.07.2020-27.08.2020

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 8 нче санлы балалар китапханәсе «Китаплы җәй елмаюы» фотобәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгедә 4 яшьтән алып 15 яшькәчә теләге булган һәр бала катнаша ала.

Фотобәйге түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:
– «Балалар һәм китап»;
-«Гаилә белән укыйбыз»;
– «Китап белән табигать кочагына».

Гаризалар һәм эшләр 2020 елның 13 июленнән 20 августына кадәр Һади Такташ ур., 42 нче йорт (15/18), 72 нче фатир адресы буенча кабул ителә яки  cbs_filial8@mail.ru электрон почтасына җибәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: 46-67-37.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Китаплы җәй елмаюы» шәһәркүләм фотобәйгесендә катнашу өчен
ГАРИЗА

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме____________________________________

Бәйгенең номинациясе___________________________________________________________

Эшнең исеме___________________________________________________________________

Туу вакыты____________________________________________________________________

Телефон ______________________________________________________________________

Е-mail ________________________________________________________________________

Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм

Дата «___» ______________ 2020 ел.                               Имза __________________

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: