«Дөньяның төрле почмакларындагы Тынычлык урамнарында китап белән фото» фотоакциясе (12+)

Время проведения: 01.06.2020-31.08.2020

Хөрмәтле укучылар!

Сургут шәһәренең 15 нче санлы китапханәсе «Дөньяның төрле почмакларындагы Тынычлык урамнарында китап белән фото» фотоакциясендә катнашырга чакыра. Анда, яше һәм яшәү урынына карамастан, теләге булган һәр кеше катнаша ала. 

Акция агымдагы елның 1 июненнән 31 августына кадәр дәвам итә. 

Безнең китапханә Сургут шәһәренең Тынычлык проспектында урнашкан. Тынычлык проспекты яки урамы булган шәһәрләр тагын күпме икән? Моны ачыклау максатыннан, без «Дөньяның төрле почмакларындагы Тынычлык урамнарында китап белән фото»  дип исемләнгән акция оештырырга булдык. Фотоакция өченче ел рәттән уздырыла, аның географиясе үзенең киң колачлылыгы белән шаккатыра: фотосурәтләрне Россия шәһәрләреннән генә түгел, ә якын чит илләрдән дә җибәрәләр.

Җәй дәвамында без сездән берсеннән-берсе кызыклы фотолар көтеп калабыз. Сезгә фотоаппарат (телефон, планшет яки башка гаджетлар) ярдәмендә Тынычлык проспекты яки урамында китап тотып фотога төшәргә кирәк булачак (фотосурәттә проспект яисә урамның исеме язылган такта күренеп торырга тиеш). Бер катнашучыдан 1-2 эш кенә кабул ителә. Фотоларны электрон почтага яки Инстаграм битенә директка – @lib_15surgut катнашучының исем-фамилиясе, яше, телефоны, электрон почтасы һәм фото төшерелгән урын адресы күрсәтеп җибәрергә. Акцияне уздыру шартлары һәм кагыйдәләре белән Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Катнашучыларның барысы да электрон Сертификат алачак!

Нигезләмә һәм бәйге турында тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча кереп таныша аласыз.

Элемтәдә – Татьяна Александровна Валенцева, тел.: 8-922404-22-73, tavsurgut@bk.ru

 

 

Поделиться: