«Театр нәрсәдән башлана» Тарихи-әдәби уен (16+)

Время проведения: 30.10.2019

30 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенең уку залында  «Театр нәрсәдән башлана» исемле шәһәркүләм тарихи-әдәби уен узачак.

Уен Россиядә Театр елына һәм рус драматурглары иҗатына багышланган. Катнашучыларга рус драматурглары Грибоедов, Гоголь, Островский, Чехов, Вампилов пьесалары буенча төрле катлаулылыктагы сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

Уенда Чаллының 10-11 нче сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү йортларының 1-2 нче курс студентлары катнаша ала. Бер уку йортыннан катнашучы командаларның саны чикләнмәгән.

Уенда катнашу өчен гаризаны 2019 елның 25 октябренә кадәр cbs-unior@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Уенны үткәрүнең нигезләмәсе 

«Театр нәрсәдән башлана» тарихи-әдәби уенында катнашу өчен

ГАРИЗА

Уку йортының исеме___________________________________________________________
Төркем җитәкчесенең, укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме_________________
Элемтә өчен телефон, е-mail ___________________________________________________
Сыйныф/төркем, команданың исеме_____________________________________________

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: