«Яраткан китап образы» Арт-конкурс (0+)

Время проведения: 08.04.2019 – 19.05.2019

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге иң яхшы китап фотосы һәм синквейнга (бишьюллык) бәйге игълан итә.

Бәйгедә катнашучыларга фото сәнгате яисә кыска бишьюллык теле белән яраткан китабының образын тудырырга һәм башкаларга да аны укып чыгарга киңәш итү тәкъдим ителә.

«Фотография» номинациясендә – яраткан китапның натюрморт, коллаж, фотомонтаж һ.б. формасында иҗади бизәлештәге фотолары; «Синквейн» номинациясендә билгеле бер кагыйдәләр буенча төзелгән китап турындагы бишьюллыклар кабул ителә.

Барлык эшләр дә китап образын, аның темасын, идеясен чагылдырырга тиеш.

Бәйгегә эшләрне 2019 елның 8 апреленнән 19 маена кадәр тапшырырга кирәк.

Бүләкләү тантанасы 2019 елның 27 маенда 14.00 сәгатьтә узачак.

Бәйге берничә яшь төркемендә үткәрелә. Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр бәйгенең сәнгать һәм әдәбият өлкәсе белгечләреннән торган жюри карары нигезендә һәм шәһәр Үзәк китапханәсе сәнгать секторының Вконтакте социаль челтәрендәге http://vk.com/album-174645654_260616398 битендә ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8 927 485 2047

Бәйгедә катнашу өчен Нигезләмә белән танышыгыз һәм гариза белән эшләрне cbs-art@mail.ru электрон почтасына җибәрегез.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең нәтиҗәләре

Поделиться: