«STARFANS TATARSTAN» – «Йолдызлар сугышы» сагасы белән мавыгучылар өчен клуб

Шәһәр үзәк китапханәсенең Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә  «Starfans Tatarstan» клубы уңышлы гына эшләп килә. «Йолдызлар сугышы» сагасы белән мавыгучылар бергә җыела, үз кичерешләре, казанышлары белән уртаклаша, фикердәшләрен таба, китап һәм комикслар буенча фикер алыша, кызыклы чаралар уздыруда катнаша, һәм геройлар образларын булдыру өчен кино персонажлары киемнәрен әзерләүдә бер-берсенә булыша. 

Ел башыннан егетләр-кызлар ниләр эшләргә өлгерде соң? Клуб үз эшен бик яхшы башлап җибәрде: китаплар буенча фикер алыштылар, өстәл уеннары үткәрделәр, кинолар карадылар, төрле костюм фестивальләрендә  катнашырга әзерләнделәр. 2021 ел дәвамында клуб Чаллының «Камаз» мәдәният йортында үткән K-pop/Аниме «Up&Go festival»дә катнашты, анда фестивальгә килүчеләр өчен  фото-зонаны тәкъдим итте һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Азия мәдәниятенең мини-фестивалендә һәм Казанда узган «Yokai Kabuki» анимациясендә команда «Гадәти булмаган косплей» номинациясендә беренче урынны алды.

Клуб китапханәдә Йолдызлар сугышы Галәмен сөючеләрне тагын да күбрәк җыярга һәм бергәләп китап һәм комикслар буенча фикер алышырга, кызыклы чаралар уздырырга, шулай ук кино персонажлары киемнәрен әзерләүне һәм башка шәһәрләргә фестивальләргә баруларны планлаштыра. Мавыгучылар һәм битараф булмаганнар күбрәк булган саен, шулкадәр кызыклырак булыр!

Клубта катнашучылар яңа кешеләргә бик шат булачак! Клуб тормышы турында мәгълүматны Үзәк китапханәнең Балалар һәм Яшүсмерләр бүлегенең VK һәм Instagram битләрендә:https://vk.com/unior_library; https://instagram.com/unior_library, шулай ук StarFans Tatarstan клубы битләрендә: https://vk.com/club138384371 һәм https://instagram.com/starfans_tatarstan табарга була.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: