«Почемучки» – яшь китап сөючеләр клубы

Клубның шигаре:

             «Только тот живёт как нужно,
             Всё даётся лишь тому,
             Кто живёт согласно, дружно
             С постоянным «Почему?»

                                                       С. Я. Маршак.

«Нигә?» дигән күсанлы сорауларга җавап табарга теләүче, кызыксынучан балалар өчен 13 нче санлы китапханә «Почемучки» дип аталган клуб оештыра. Клуб үз алдына китаплар ярдәмендә кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкин булуын күрсәтү максатын куя. 
Безнең клуб Китап сөюче, фикер йөртүче, иҗади, ярдәмчел малайлар һәм кызларны бәйгеләргә, КВН, мәгълүмати-танып белү сәгатьләренә, әдәби уеннарга чакыра. Клубның һәр утырышы яшь укучыда рухи буыннар бәйләнешенең иң мөһим чараларының берсенә – Китапка ихтирам хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән. 
Клубта дәресләр гыйнвар аеннан ноябрьгә кадәр һәр айның соңгы чәршәмбесендә уздырылачак. Һәр очрашуда балалар яңа балалар журналлары һәм китаплар белән танышачак. 
Ел дәвамында клуб утырышында күптөрле һәм эчтәлекле чаралар: виртуаль cәяхәтләр, кызыклы әңгәмәләр, китаплар буенча фикер алышулар үтәчәк. Барлык чаралар мавыктыргыч викториналар һәм танып белү уеннары белән үрелеп барачак. 

Үткәрү урыны: 13 нче санлы китапханә. Адресы: Татарстан ур., 12 нче йорт, 146 нчы фатир
Клуб җитәкчесе: Панкова Гөлназ Фәрит кызы
Элемтә өчен телефон: (8552) 56-36-40
WhatsApp: 89869007736
Еmail: CBS_filial13@mail.ru
Китапханәнең ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси бите http://vk.com/chelny.library13

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

КЛУБНЫҢ ПАСПОРТЫ

КЛУБНЫҢ 2022 ЕЛГА ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

Поделиться: