«ОРАНЖЕВЫЙ КВАДРАТ» – кече яшьтәге мәктәп балалары өчен клуб

Шигаре:

«Кыю бул! Иҗат ит! Аралаш!»

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен танып белү-иҗат клубы 2015 елның 21 сентябрендә эшли башлады. Дәресләр айга бер тапкыр уздырыла.  Клубта катнашучыларның яшь категориясе – башлангыч сыйныф укучылары. Клубта шөгыльләнү вакытында укучылар балалар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре белән таныша, алар турында фикер алышуда катнаша.  Алар өчен танып белү һәм уйлану сәгатьләре, әхлак дәресләре, әдәби досье һәм мәгълүмат сәгатьләре, мастер-класслар уздырыла. Клуб әгъзалары танып белү уеннарында һәм тематик викториналарда бик теләп катнаша, танылган язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар һәм башка кызыклы шәхесләр белән таныша. Клуб гаиләләр белән эшне күзалдында тота.

Максаты: китап уку аша балаларның танып белү кызыксынуларын арттыру, әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру, интеллектуаль сәләтләрен һәм иҗади фикер йөртүләрен үстерү.

Бурычлар:
1. Китап укучы буларак баланың иҗади мөмкинлекләрен ачу.
2. Баланың укыганнарны үзләштерүне тирәнәйтү һәм интеллектуаль сәләт һәм иҗади фикер йөртүен үстерүдә булышу.
3.Балаларның, шул исәптән социаль хәле начар булган гаиләдә тәрбияләнүчеләрнең ялын оештыру.

4. Китап уку культурасы һәм китапны саклап тоту күнекмәләрен формалаштыру.

Клуб составы:

 7-10 яшьлек һәр бала клуб әгъзасы була ала.

Клуб советы:

1.Миңнехузина Ирина Анатольевна – 34 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.

2. Камалова Диләрә Митьяровна – 34 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.

3. Ахиярова Ләйсән Максутовна – әни.

Үткәрү урыны: 14 нче санлы китапханә. Адресы: Сөембикә проспекты, 87 нче йорт.

Клуб җитәкчесе: Хуҗина Альбина Раифовна.

Элемтә өчен телефон: (8552) 56-28-25.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

«Оранжевый квадрат» клубының Уставы

1.Клубны оештыручы – 14 нче санлы китапханә.

2.Социаль партнер – 34 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе, башлангыч сыйныфлар.

3. Клуб эшен клуб советы җитәкли.

4. Клубның төп бурычлары:

– китап укучы буларак баланың иҗади мөмкинлекләрен ачу;
– баланың укыганнарны үзләштерүне тирәнәйтү һәм интеллектуаль сәләт һәм иҗади фикер йөртүен үстерүдә булышу;
– балаларның, шул исәптән социаль хәле начар булган гаиләдә тәрбияләнүчеләрнең ялын оештыру;

– китап уку культурасы һәм китапны саклап тоту күнекмәләрен формалаштыру.

5.Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: теләгән һәр китап укучы клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.

6.Эш формалары: очрашу кичәләре, бәйрәмнәр, бәйгеләр, күңел ачу программалары, әңгәмәләр, мастер-класслар.

7. Клуб әгъзасы булып әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәрен киңәйтергә омтылучы башлангыч сыйныф укучылары тора ала.

8. Клуб әгъзалары клуб эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә катнашырга хокуклы.

9. Клуб әгъзалары тиеш:

– аның эшчәнлегендә актив катнашырга;

– оештыручы тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә.

10. Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, клуб әгъзалары исемлеге.

2020 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ
Үткәрү вакытыЧараның исеме һәм формасы
ГыйнварБатырлык дәресе «Непокорённый Ленинград»
ФевральА.И. Крылов иҗаты буенча брейн-ринг «Искусник крылатого слова»
МартКитапханәнең 40 еллыгына иҗат бәйгесе «Поздравь свою библиотеку»
АпрельХалыкара бию көненә багышланган тематик кичә «Загадки Терпсихоры»

Мастер-класс «Балерина»

МайЯнчык (кисет) ясау буенча мастер-класс «Кисет мой военный, подарок бесценный»
ОктябрьБәйрәм чарасы «А я с бабушкой дружу»
НоябрьКитапны төзекләндерү буенча практикум «Девчонки и мальчишки! Все на помощь книжкам»
ДекабрьКәгазьдән мастер-класс «Дед Мороз из Дедморозовки»

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: