«САДКО» – яшүсмерләр өчен клуб

DSC_0345
DSCN0709
DSCN0730
DSCN0733
DSCN0970
DSCN0971
DSCN0975
DSCN0986
DSCN0993
DSCN0996
DSCN1365
DSCN1367
DSCN1379
DSCN1380
SAM_5320
SAM_7737

Шигаре: «Россия яшәсә, мин дә яшәрмен»

Клуб 2008 елда уртанчы һәм өлкән сыйныф укучылары өчен оештырылган.
«Садко» клубы – үзенә күрә бер мәгълүмати-танып белү юнәлешендәге заманнар чылбыры, ул рус телен саклау, әхлак, патриотизм һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, республикабызның башка халыклары белән дус-тату яши белү һәм хөрмәт итү, үз милләтеңнең тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау буенча эш алып бара.
Клуб утырышларында түбәндәге темалар яктыртыла:
С – (семья) гаилә учагы
А – активлык, сәламәт тормыш рәвеше
Д – (дружба) халыклар арасында дуслык, толерантлык, милли гореф-гадәтләр
К – культура, әхлаклылык, үзара мөнәсәбәтләр
О – (Отчизна) Ватан, Россия, Кече Ватан, гражданлык үзаңы.
Клуб эшенең төп формалары: диспутлар, иҗади проектлар, интеллектуаль-танып белү дәресләре һәм уеннары, тематик кичәләр, телдән журналлар, яңа китап белән танышу, әдәби сәгатьләр, мәгълүмат көннәре.
Клубның биш ел эшләү дәверендә 45тән артык кызыклы тематик чара узды, анда 600дән артык кеше катнашты. Китапханәбез хезмәткәрләре максатчан һәм бик мобиль, шунлыктан балалар белән очрашулар шәһәрнең балалар һәм яшүсмерләр клубларында, микрорайонның мәктәп һәм гимназияләрендә, «Нур», «Шатлык» яшьләр үзәкләрендә уза. Без  үсеп килүче буынны тәрбияләү белән кызыксынган яклар, безнең социаль партнерлар чакыруын һәрвакыт шатланып кабул итәбез: «Подросток» балалар һәм яшүсмерләр берләшмәсе, Үзәк район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эш һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия бүлеге, 46 нчы мәктәп, 76 нчы гимназия һәм 78 нче Пушкин исемендәге 76 нчы лицей.
Яшүсмерләр дискуссия, фикер алышу, интерактив уеннарда актив катнаша. Өлкән сыйныф укучылары өчен «Подросток» балалар һәм яшүсмерләр берләшмәсе белән берлектә «Без яшьләр – без сайларга тиеш!» мини-сайлаулар уены бик кызыклы үтте: балалар аның ярдәмендә сайлаулар көнендә үз тавышыңны бирү – гражданлык ягыннан җитешкәнлек, мөстәкыйль сәяси позиция булу күрсәткече икәненә төшенде. Әлеге чара ТНТ «Эфир» телеканалында да трансляцияләнде.
«Сәяси эшлеклеләр портфолиосы» исемле чаралар циклы да бик актуаль булды. Аларда балалар Россия һәм Татарстанның танылган шәхесләре В.Путин, Д.Менделеев, Р.Миңнеханов, Ф.Мөхәммәтшиннар белән читтән торып таныша алды.
Чаралар вакытында укучыларның белемен тирәнәйтү өчен электрон викториналар һәм презентацияләр кулланыла. Чараларга кызыклы һөнәр ияләре чакырыла. Мәсәлән, шәһәр военкоматыннан килгән капитан Н.В.Никитин укучыларга хәрби бурыч турында сөйләде, Яр Чаллы шәһәр Үзәк Эчке эшләр бүлеге оперуполномоченные Латыпов Даниил Сергеевич гражданлык хокуклары дәресендә өлкән сыйныф укучыларын шәһәрдә коррупциягә каршы көрәш ничек алып барылуы белән таныштырды. «Үз дулкыныңда бул» исемле үсеш дәресенә кунак булып килгән психолог белән очрашуда замана яшүсмерләренең эчке дөньясы турында дискуссия формасында сөйләшү узды,  «Мин кем?» яисә «Мин нәрсә?», «Мин бу дөньяда ни өчен һәм кем өчен?», «Мин нишли алам һәм нәрсәгә сәләтле» кебек сораулар буенча фикер алыштылар. Яшьтәшләр белән конфликтсыз аралашу мәсьәләләре күтәрелде.
«Тургенев һәм Әмирхан – ике әдәбият диалогы» утырышы бик актив узды. Анда И.Тургеневның «Ася» һәм Ф.Әмирханның «Хәят» китаплары турында рус һәм татар мәдәниятен тормышка ашыру, шулай ук югары культуралы, тирән белемле, толерант кеше тәрбияләүгә юнәлтелгән фикер алышу булды.

Үткәрү урыны: 16 нчы санлы китапханә. Адресы: Сөембикә проспекты, 37 нче йорт, 169, 170 нче фатир.
Клуб җитәкчесе: Степанова О. Н. (16 нчы санлы китапханәнең сектор мөдире).
Элемтә өчен телефон: (8552) 52-86-00.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ
«Садко» клубын оештыручы һәм гамәлгә куючы – 16 нчы санлы китапханә.
Клубның социаль хезмәттәше – Үзәк районның Башкарма комитеты.
Клуб эше белән китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе җитәкчелек итә, чөнки клуб мәгълүмати-танып белү юнәлешендә эшли һәм аудиторияне микрорайон мәктәпләре укучылары тәшкил итә.
Клубның төп бурычы – яшүсмерләр һәм яшьләргә әхлакый-патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү.
Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: теләгән һәр китап укучы клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.
Эш формалары: кичәләр, китап буенча фикер алышу, диспутлар, мәгълүмат көннәре, һөнәри ориентация сәгатьләре, яңа китап күргәзмәләре, балалар һәм яшүсмерләр китаплары атналыгы, тематик кичәләр, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, яшүсмерләр өчен интерактив уеннар, индивидуаль мәгълүмат бирү.
Клуб әгъзалары булып микрорайон мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары тора ала.
Клуб әгъзалары аның эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә катнашырга хокуклы.
Клуб әгъзалары тиеш:
– клуб эшендә актив катнашырга;
– оештыручы оешма тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә.
Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, чаралардан фотолар һәм клуб эше турында отчет.

2023 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты

Чараның формасы һәм исеме

Җаваплы

Январь

Литературно-музыкальный вечер поэта, барда, актера В.С. Высоцкого «Горящая жизнью струна» (12+)

Степанова О.Н.

Февраль

Патриотический час
«Сильная армия – сильная Россия» (12+)

Степанова О.Н.

 

Март

Библиотечный круиз «Книгосветное путешествие: О, Греция! Страна героев и богов» (12+)

Степанова О.Н.

 

Апрель

Библиотечный круиз «Книгосветное путешествие: «…Расскажу всем друзьям об Индии, что за чудо Индия…» (12+)

Степанова О.Н.

Май

Библиотечный круиз «Книгосветное путешествие: Маршрутами Победы: от Урала до Берлина» (12+)

Степанова О.Н.

 

Сентябрь

Библиотечный круиз «Книгосветное путешествие: В гости к писателям или по литературным маршрутам России» (12+)

Степанова О.Н

Октябрь

Краеведческий квест «Набережные Челны от А до Я или открывая дверь в историю улиц» (12+)

Степанова О.Н.

 

Ноябрь

Библиотечный круиз «Книгосветное путешествие: между западом и востоком или путешествие в столицу всех татар мира – тысячелетнюю Казань» (12+)

Степанова О.Н

Декабрь

Библиотечный круиз «Книгосветное путешествие: зимнее путешествие в страны, где ярко отмечают Новый год» (12+)

Степанова О.Н

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: