«БАЛА ҺӘМ КИТАП» («МАЛЫШ И КНИГА») – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен клуб

DSC_0611
DSC_0609
DSC_0629
DSC_0643
DSC_0654
DSC_0668
DSC_1104
DSCN0903
DSC_1106
DSCN1414
DSCN1424

Шигарь: «Китап укыган саен, яхшы дусларым арта»

Клуб мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 2005 елда 39 нчы балалар бакчасы базасында оештырыла.
Бурычлары:
– балаларны әхлакый тәрбияләүдә гаилә белән китап укуның ролен арттыру;
– кече яшьтән нәниләрне әдәби яктан үстерү, рус һәм татар нәфис әдәбиятын алга җибәрү;
– балаларны җирле язучылар белән таныштыру;
– китапханәдә гаиләләрнең аралашуын һәм ялын оештыру.

Клубның төп эш формалары – экскурсияләр, китап укучылыкка кабул итеп алу, туган якны өйрәнү дәресләре, иҗади бәйгеләр, китап бәйрәмнәре, җәйге уку залы, гаиләдә аралашу көне.
«Бала һәм китап» клубы кысаларында ай саен нәниләрне балалар язучылары һәм рәссамнар белән таныштыручы чаралар үткәрелә. Балалар бакчасы эстетик юнәлештә эшли, шунлыктан без рәсем бәйгеләре, табигый материаллардан кул эшләре бәйгеләре уздырабыз, мультфильм һәм диафильмнар күрсәтәбез.
39 нчы балалар бакчасы территориясендә бәйге чорларда балалар мәйданчыгы эшли. Анда китапханәчеләр балаларны яклау көненә багышланган мавыктыргыч чаралар уздыра, яңа китаплар һәм балалар журналлары белән таныштыра.
Балаларның китапханәгә беренче экскурсиясе мавыктыргыч театраль тамашалар белән үрелеп бара.
Ел саен төрле тематикадагы тугызар чара үткәрелеп килә, клуб оешканнан бирле китапханәгә йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны өч тапкырга артты.
Клубта «Белем баскычлары буйлап» автор программасы тормышка ашырыла. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап укуга тарту буенча башкарылган иң яхшы эш өчен «Нәниләр һәм китапханә» («Дошкольник и библиотека») исемле республика бәйгесе лауреаты булды.

Үткәрү урыны: 16 нчы санлы китапханә. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 37 нче йорт.

Клуб җитәкчесе: Фәртдинова А.Р. (әйдәп баручы китапханәче).

Элемтә өчен телефон: (8552)52-86-00.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ
Клубны оештыручы һәм гамәлгә куючы – 16 нчы санлы китапханә.
Эш формасы: экскурсияләр, китап укучылыкка кабул итеп алу, туган якны өйрәнү дәресләре, иҗади бәйгеләр, китап бәйрәмнәре, җәйге уку залы, гаиләдә аралашу көне.
Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып уздырылучы чараларның эчтәлекле узуы, материалны ачып салуда катнашу һәм танып-белү эшчәнлегендә балаларның актив катнашуы.
Клуб эше белән клуб советы җитәкчелек итә.
Клубның төп бурычы:  китапханәдә гаиләләрнең аралашуын һәм ялын оештыру, балаларны әхлакый тәрбияләүдә гаилә белән китап укуның ролен арттыру.
Клубның социаль хезмәттәше – Үзәк районның Башкарма комитеты.
Клубка әгъза булып 39 нчы балалар бакчасының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар керә ала.
Клуб әгъзалары аның барлык эшләрендә катнашырга хокуклы.
Клуб әгъзалары тиеш:
– оешма тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләрен саклау;
– билгеләнгән вакытта балаларның клубка килүен оештыру;
– үткәрелүче чараларда актив катнашырга.
10. Клубның төп документлары: Устав, паспорт, чаралардан фотолар һәм клуб эше турындагы хисап.

2023 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты

Чараның исеме, үткәрү вакыты 

Җаваплы

Январь

Сказочное новогоднее путешествие
«Властелин первой снежинки» (6+)

Хуснутдинова А.В.

Февраль

Познавательная беседа
«Нашей армии герои» (6+)

Хуснутдинова А.В.

Март

Час интересных сообщений
«Первая женщина в космосе» (6+)

Хуснутдинова А.В.

Апрель

Познавательный час
«Хвостатые космонавты» (6+)

Хуснутдинова А.В.

Май

Беседа «Опасные забавы»
(по сказкам В. Сутеева) (6+)

Хуснутдинова А.В.

Сентябрь

Познавательно-игровая минутка
«Есть много профессий, хороших и нужных» (6+)

Хуснутдинова А.В.

Октябрь

Литературная мозаика
«Сказочная карусель» (6+)

Хуснутдинова А.В.

Ноябрь

Познавательная игра
«Городские опасности» (6+)

Хуснутдинова А.В.

Декабрь

Квест-игра
«Хвойный серпантин» (6+)

Хуснутдинова А.В.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: