«ГАРМОНИЯ» – өлкәннәр өчен клуб

IMG_20210304_132605
2021 с депутатом
БИЦ клуб Гармония
БИЦ клуб Гармомония
IMG_7041
IMG_7057
IMG_7282


Клубның шигаре:

«Мин тормышны яратам – үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен»

Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә тормышта еш кына аралашу, игътибар җитеп бетми, алар өчен ялгызлык – зур проблема. Мәгълүмати-китапханә үзәге үзләре урнашкан микрорайонның өлкән яшьтәге инвалидлары өчен клуб оештырырга карар кыла. Ул клуб әгъзалары өчен яраткан күңел ачу, бәйрәм кичәләрендә катнашу, ял итү урынына әверелә.
Мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубы 2009 елдан бирле эшли. Ул Яңа шәһәрнең 4, 5 һәм 6 нчы мәхәлләләрендә яшәүче сәламәтлекләре чикле булган кешеләрне берләштерә.
Хәзерге вакытта клубның 20 даими әгъзасы бар. Алар бик теләп кичәләргә килә, сәламәтлек сәгате, уңыш бәйрәме, мастер-классларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнаша. Шулай ук яңа китаплар, вакытлы матбугат белән танышып бара, әңгәмәләр тыңлый.
Клубның үз традициясе дә барлыкка килде: ел саен декабрь аенда «Яхшылыгыгызны яшермәгез» исемле хәйрия кичәләре уздырыла. Клуб инвалидларга ял итәргә, иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, рухи һәм тормыш потенциалын арттырырга мөмкинлек тудыра.
Клубта очрашулар Клуб программасы нигезендә үткәрелә. Башлана 13.00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны: Мәгълүмати-китапханә үзәгенең уку залы. Адресы: Мәскәү пр., 123 нче йорт, 110 нчы фатир.

Клубның җитәкчесе: Резеда Наил кызы Рәхмәтуллина (абонементның әйдәп баручы китапханәчесе).

Телефон: (8552)38-71-82. 

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ
«Гармония» клубын оештыручы һәм гамәлгә куючы – 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге.
Клубның социаль хезмәттәше – Үзәк районның Башкарма комитеты.
Клуб эшчәнлеге белән клуб җитәкчесе һәм инвалидлар җәмгыяте шурасы җитәкчелек итә.
Клубның төп бурычы – 4, 5, 6 микрорайон инвалидлар җәмгыяте өчен эчтәлекле ял итү һәм аралашуны оештыру.
Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: аңлаешлылык, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.
Эш формалары: очрашу кичәләре, уңыш бәйрәмнәре, мастер класслар, күңел ачу программалары, әдәби-музыкаль композицияләр, кызыклы шәхесләр белән очрашу.
Клубка әгъза булып Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр 4, 5, 6 мәхәлләдә яшәүче өлкән яшьтәге сәламәтлеге чикләнгән кешеләр керә ала.
Алар үткәрелүче барлык чараларда катнаша.
Клубның төп документлары: Клубның Уставы, Паспорты, клуб әгъзалары исемлеге, бер елга планлаштырылган эш программасы белән абонемент, альбом.

КЛУБНЫҢ 2023 ЕЛГА ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Үткәрү
вакыты
Чараның формасы һәм исеме Җаваплы
Февраль

Компьютер буенча белемнәр сәгате «Таинственная паутина безопасный интернет»

Рәхмәтуллина
Февраль

Кичә-портрет «Великий голос России»

Рәхмәтуллина
Март

Әдәби сәгать «Мир, где живет поэзия»

Рәхмәтуллина
Апрель

Кичә «С.В.Рахманинов–певец русской души»

Рәхмәтуллина
Сентябрь

Кичә «Гамзатов – певец мира и Дагестана»

Рәхмәтуллина
Ноябрь

Әдәби микс «Открывая поэзию Тютчева»

Залужная
Декабрь Инвалидларны яклау көненә багышланган кичә «Добро без границ»  Рәхмәтуллина

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: