«КИТАПСЫЛУ ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ» («КНИЖАНА И ЕЁ ДРУЗЬЯ») – мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары өчен клуб

«Китап укучы балалар могҗизалар тудырырга сәләтле»

Балалар язучысы Астрид  Линдгренның әлеге сүзләре «Китапсылу һәм аның дуслары» («Книжана и её друзья») нәниләр өчен клубының шигаренә әйләнде. Клуб менә инде җиде ел 14 нче санлы китапханәдә эш алып бара. Ул әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынучы, белемнәрен киңәйтергә омтылучы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны берләштерә.

 

Мәктәпкәчә яшь – баланы әдәбиятка тарту өчен иң шәп вакыт, шунлыктан клубның төп максаты булып балада китапка мәхәббәт тәрбияләү һәм китап укырга теләк тудыру тора. Балалар китаплары нәниләрнең риясыз, саф күңелендә бары тик уңай хисләр тудыра һәм яхшы адымнар ясарга этәргеч бирә.
Ел дәвамында балалар өчен төрле юнәлештәге чаралар уздырыла: хәрби-патриотик тәрбия, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, сәламәт тормыш рәвеше. Чараларның күбесе ике телдә алып барыла. Клубның үз традицияләре барлыкка килде. Чараларга балаларның әти-әниләре дә килә һәм актив катнаша.
Ел саен «Бердәмлек һәм татулык чишмәсе» исемле фольклор бәйрәме уздырыла. Ул Идел буе халыкларының йола һәм гореф-гадәтләренә багышланган. Безнең республика халыкларның күптөрлелеге буенча беренче урында торадыр, мөгаен. Мәктәпләребездә дистәләрчә телдә дәресләр үткәрелә, китаплар укыйлар, җырлыйлар.
Китапханәче кулындагы тартмачыкка Республикабызда яшәүче халыкларның уеннары, мәкаль-әйтемнәре, әкиятләре, йолалары салынган. Балалар тылсымлы тартмачыктан Идел буе халыкларының фольклоры буенча белемнәрне тикшерүче төрле биремнәр тартып чыгара. Китапханәченең сөйләгәннәре әлеге белемнәрне тагын да тирәнәйтә, шушы темага карата кызыксыну уята. Чара барышында күпмилләтле Татарстанның бердәмлеге һәм дус-тату яшәү теләге ачыклана.
«Балаларга кычкырып укыгыз! Көн саен укыгыз!»  Әкиятләр, шигырь яисә чәчмә әсәр формасында кызыклы хикәяләр, мәкальләр һәм әйтемнәр… Сезнең балаларга сөйләр сүзегез бар. Ел саен клуб кысаларында Чаллы язучылары белән очрашулар, күңелле иртәләр, бәйрәмнәр уздырыла. Аларда балалар үзләренә яңа мәгълүматлар ала, бер-берсе белән таныша, дуслар таба. Алар клубка бәйрәмчә киенеп килә. Клубта очрашулар ай саен кабул ителгән Программа нигезендә оештырыла. Башлану вакыты 10.00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны: 14 нче санлы китапханә. Адресы: Сөембикә проспекты, 87 нче йорт.

Клуб җитәкчесе: Гөлчәчәк Искәндәр кызы Гатиева (әйдәп баручы китапханәче).

Элемтәләр өчен телефон: (8552) 56-28-25.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ
1. Клубны оештыручы һәм гамәлгә куючы – 14 нче санлы китапханә.
2. Клубның социаль хезмәттәшләре 10,12,73 нче санлы балалар бакчалары.
3. Клуб эше белән клуб советы җитәкчелек итә.
4. Клубның төп бурычы – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аралашуын һәм ялын эчтәлекле итеп оештыру.
5. Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: теләгән һәр бала килә ала, аңлаешлылык, эчтәлеклелек, күптөрлелеге, үткәрелүче чараларда барлык клуб әгъзаларының да актив катнашуы.
6. Эш төрләре: очрашу кичәләре, бәйрәмнәр, бәйгеләр, күңел ачу программалары, әңгәмәләр.
7. Әйләнә-тирә мохит турында тагын да күбрәк белергә теләүче мәктәпкәчә яшьтәге теләсә кайсы бала клуб әгъзасы була ала.
8. Клуб әгъзалары һәр чарада, эшчәнлектә катнашырга хокуклы.
9. Клуб әгъзалары:
– аның эшендә актив катнашырга;
– оештыручы оешма тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
10. Клубның төп документлары: Устав, паспорт, клуб әгъзаларының исемлеге.

2023 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: