«ЭКО Go» – кече яшьтәге мәктәп балалары өчен клуб

Клубның шигаре: «Парклар булсын, гөлләр чәчәк атсын, без сәламәт булып үсик»

«ЭКО Gо» клубы,  Россиядә һәм Татарстанда Экология елы кысаларында, Үзәк балалар китапханәсе базасында 2017 елда барлыкка килә. Клуб кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик тәрбия бирүгә нигезләнеп төзелгән. Клубта чаралар айга бер тапкыр үткәрелә.

Максатлар:

1. Укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү, аларның экологик аңын үстерү.

2. Табигатькә карата шәфкатьлелек һәм җир йөзендәге барлык җан ияләре өчен җаваплылык хисләре тәрбияләүдә ярдәм итү.

3. Балаларда китап укуга кызыксыну уяту һәм аларны китапханәгә тарту.

Бурычлар:

1. Укучыларда табигатьне саклау эшендә катнашу теләге тудыруда булышу.

2. Китапханәне популярлаштыру. Әйләнә-тирә мохитне һәм хайваннарны саклау һәм яклау турындагы китапларны укуга тарту.

Клуб әгъзалары уеннарда, мастер-классларда, фикер алышуларда һәм әңгәмәләрдә бик мавыгып катнаша.

цдб 22.04.17 театр пост
DSCN5475
IMG_3572
IMG_3158 шурале
DSCN5472
DSCN0828
DSCN0477

Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15). Үзәк балалар китапханәсе.

Җитәкче: Абрамова Наталья Витальевна

Элемтә өчен телефон: 38-30-26

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

1. Клубның оештыручысы – Үзәк балалар китапханәсе.

2. Социаль партнерлары – 22 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.

3. Клуб эше белән клуб советы җитәкчелек итә.

4. Эшчәнлекнең төп принциплары: теләге булган һәркем килә ала, үткәрелүче чараларда барлык клуб әгъзалары да актив катнаша.

5. Клуб әгъзасы булып 7-11 яшьлек китап сөючеләр тора ала.

6. Клуб әгъзалары клубның барлык төр эшчәнлегендә катнашырга хокуклы һәм аның эшендә катнашырга тиеш.

7. Клубның төп бурычы: шәхеснең экологик культурасын һәм әйләнә-тирә мохиткә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

8. Эшне төп формалары: уйланулар сәгате, зоо-викторина, телдән журнал, брейн-ринг һ.б.

9. Клубның төп документлары: устав, паспорт, программа, чаралардан фотолар.

2020 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПЛАНЫ
Үткәрү вакыты

Чараның исеме һәм формасы

ФевральКитаплар парады «В природу дверь открыта» (Н. И. Сладков) (6+)
МартЭкологик-танып белү сәгате «Чудо-листья» (6+)
АпрельМастер–класс «Про всех знакомых чудо-насекомых» (6+)
СентябрьМәрхәмәтлелек сәгате «Творя добро, мы умножаем душу» (6+)
Октябрь   Турнир «Глаза в глаза: человек и живая природа» (6+)
Октябрь   Шәһәркүләм рәсем бәйгесе «Жители Красной книги» (6+)
Ноябрь
Әдәби калейдоскоп «Маленькие тайны Юрия Дмитриева» (6+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: