Хәтер һәм дан елын үткәрү турында президент Указы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә президент Владимир Путин 2020 елны Россиядә Хәтер һәм дан елы буларак үткәрү турында указны имзалады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. «Тарихи истәлекне саклау максатында һәм 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, 2020 елны Россиядә Хәтер һәм дан елы буларак уздырырга карар итәм», – диелә указда.

ӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫН БӘЙРӘМ ИТҮ ЛОГОТИБЫ

Логотипның үзәгендә график стильләштерелгән 75 саны тора, ул Бөек Җиңүнең бәйрәм итүнең юбилей елы булуын аңлата. Әлеге сан график элементлар – уклардан төзелгән. Хәрби маневрларны аңлатучы укларның график сурәте совет гаскәрләренең генштаб карталарында кулланылган, ә соңрак «Освобождение», «Они сражались за Родину» кебек бөек сугыш картиналарында яктыртылган. 

Уклар сугыш хәрәкәтләре барышын һәм илебез гаскәрләренең алга ыргылуын, дошман позицияләрен штурмлауны символлаштыра. Сугыш картасында мондый укның һәр хәрәкәте артында кешеләр, солдатлар, офицерлар, тылдагылар язмышлары торган. Гомерләрен кызганмыйча көрәшкән, Җиңүгә ышанычын югалтмыйча, аны якынайту өчен барысын да эшләгән кешеләр язмышлары чагылган. 

Логотипның төсләре исә яз, чисталык, тынычлыкка ишарә итүче ак фонда сузылып киткән кызыл Җиңү байрагы белән ассоциацияләнә. Логотипка җитдилек һәм динамикалык хас, аның символикасы барлык буыннар өчен дә аңлаешлы.