Китап-сугышчылар, китап-солдатлар

Бик күп еллар узса да, миллионлаган солдатның каһарманлыгы халык күңелендә яши бирә. Бу бигрәк тә үз әсәрләрен сугыш темасына багышлаган язучылар хезмәте. Алар арасында А. Твардовский («Василий Теркин»),  К. Симонов («Живые и мертвые»), В. Гроссман («Жизнь и судьба»),  В. Некрасов («В окопах Сталинграда»),  Б. Васильев  («А зори здесь тихие…»),  В. Астафьев («Звездопад»),  В. Быков  («Сотников») кебек күренекле әдәбият әһелләре һәм башка бик күпләрне санап китәргә мөмкин. Әлеге темага мөрәҗәгать итмәгән совет чоры язучысы юктыр да.
Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән күпмилләтле әдәбиятның иң яхшы әсәрләре бүгенге көндә дә яши, алар кешеләрнең кабатланмас каһарманлыгын чагылдыра, фронтовикларны дулкынландыра һәм яшьләрне үткәннәр турында уйланырга мәҗбүр итә.
Фронтовик язучылар һәм шагыйрьләр иҗатына кагылып, без хәзергебез өчен мәңгелек бурычлы булган өлкән буын вәкилләренә ихтирам һәм рәхмәт хисе кичерәбез.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.