Сугыш турында интернет чыганаклар

 

«Батырлык елъязмасы» агарту проекты

«Батырлык елъязмасы» – Бөек Ватан сугышы геройлары, шәһәрләр һәм кешеләр, фронтта һәм дошман басып алган җирләрдә көрәшкән сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмати-агарту ресурсы. Проект Ватан тарихына һәм үсеп килүче буында югары гражданлык һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән. 
 

«Җиңүнең хатын-кыз йөзе» акциясе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Россия хатын-кызлары берләшмәсе» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм Төбәк үсеш департаменты һәм РФ Мәдәният министрлыгы мөһим проектларының фәнни ярдәме белән «Җиңүнең хатын-кыз йөзе» акциясен уздыруы турында хәбәр итә.

www.may9.ru

Әлеге портал Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Сайтта бәйрәм чараларының барышы һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүмат тупланган электрон архив турында мәгълүмат тәкъдим ителә.  
Халык Хәтере
Сайтта Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарның язмышын ачыкларга була. Шулай ук сугышта катнашканнар һәм сугыш барышы турында мәгълүмат бирелгән чын архив документлар – һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалучылар турында хәбәрләр, бүләкләү кәгазьләре, сугыш хәрәкәте журналлары белән танышырга, бүләкләүләр турында мәгълүмат табарга мөмкин. 

Мемориалimage

Гомумиләштерелгән мәгълүмат банкында Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда һәлак булган һәм хәбәрсез югалган Ватанны саклаучылар турында мәгълүмат тупланган. 

 

Халык батырлыгыimage (2)

Россия Федерациясе Оборона министрлыгы хәрби архивларда булган төп сугыш хәрәкәтләренең барышы һәм нәтиҗәләре, Бөек Ватан сугышының барлык сугышчылары күрсәткән батырлыклар һәм алар алган бүләкләр турында документлар белән тулыландырып торучы  уникаль мәгълүмат чыганагын тәкъдим итә. 

Җиңү календареimage (3)

«Җиңү календаре» хәбәрчесе Бөек Ватан сугышы турында хәтерне, бөтен бер халык язмышы һәм тарихны тамырыннан үзгәрткән әһәмиятле вакыйгалар елъязмасын саклау максатларында булдырылган. 

Җиңүчеләр. Бөек сугыш солдатларыimage (4)

Сугышның мультимедиалы картасы. Истәлекләр һәм архив хроникалары. Эзләү системасы белән ветераннар исемлеге. 

 

 

Уртак Җиңүебезimage (5)

Проект Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлекләреннән торган видеоархив формалаштыру максатыннан булдырылган. Ул нәтиҗәдә Россиянең Дәүләт архивына тапшырылачак. 

 


Җиңү.1941-1945image (6)

Сайт  Бөек Ватан сугышында совет халкы батырлыгының әһәмиятен һәм бөеклеген ачып салучы архив фотодокументлары экспозициясен һәм Россиянең дәүләт архивларында сакланучы сугыш чоры фотодокументларының составы һәм күләме турында мәгълүматны үз эченә ала. 

image (8)9 Мая.ru 

Сайтта Бөек Ватан сугышы, 9 Май бәйрәме, хәрбиләр һәм техника турында мәгълүмат тәкъдим ителә. Проектның максаты – яшьләрдә патриотлык тәрбияләү һәм хәзерге заман җәмгыятендә патриотлык традицияләрен пропагандалау, Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләү, хәрби хезмәтнең престижын күтәрү.  

Солдат 1941–1945image (9)

Бу сайт Бөек Ватан сугышында ил һәм халык тынычлыгы өчен үз гомерләрен биргән солдатлар турында…

Кайвакыт Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре дә, каберләре дә, бернинди хәбәрләре дә калмаган, чөнки көрәшчеләр Ватан алдында үз бурычларын үтәгәндә гомерләрен кызганмыйча, артка борылып карамыйча алга ыргылган. Алар «Россиянең зурлыгын, әмма кирегә юл юклыгын», артта үзләренең аналары, хатыннары, балалары калуын аңлаган… Проектның «Мәңгелек сафта» бүлеге эзләнү отрядлары эше нәтиҗәсендә исемнәре һәм күмелгән урыннары ачыкланган Бөек Ватан сугышчыларына багышланган. «Фотогалерея» һәм «Мемориал» бүлекләрендә көрәшчеләрнең фотографияләре, исемнәре һәм алар турында истәлекләр урнаштырылган. «Безнең Internet» бүлегендә Бөек Ватан сугышыннан кайтмаганнар турында мәгълүматны табарга ярдәм итүче ресурсларга һәм һәлак булган сугышчыларның исемен мәңгеләштерү өчен булдырылган сайтларга сылтамалар тупланган. 

Онытылган полк image (10)

Сайтта Россиянең XX гасыр сугышларында хәбәрсез югалган солдатлары турында мәгълүмат тупланган. Электрон ресурс материаллары «Онытылган полк», «Үзебез эзлибез», «Вакыйгалар һәм кешеләр», «Билгесез батырлыклар», «Бөек Ватан сугышы» һ.б. бүлекләрдә җыелган.

Илебез геройларыimage (11)

Патриотик интернет-проект Советлар Союзы Геройларына багышланган. Сайтта кыскача тормыш юллары, герой-шәһәрләр тарихлары һәм хәрби тематика интернет-ресурсларының киңәйтелгән каталогы.

Безнең Җиңү. Көн артыннан көнimage (12)

«РИА Новости» проекты» – «Безнең Җиңү. Көн артыннан көн» – Федераль матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы ярдәме белән булдырылган электрон вакытлы басма. 

Проектның максаты – Бөек Ватан сугышының соңгы елын тагын бер кат кичереп карау. Сайтта сугышның соңгы елы Совет мәгълүмат бюросы белешмәләре, хәбәрләре белән тәкъдим ителгән. Проектның төп битендә календарь рәвешендә мәгълүматлар урнаштырылган. «Синең сугыш» бүлегендә сугыш гаилә тарихлары, сугыш ветераннарының туганнары һәм якыннарына сөйләгән истәлекләре аша күрсәтелә. «Фронт альбомы», «Фронт фотографлары» һәм «Фотоленталар» бүлекләрендә сугыш белән бәйле гаилә хатирәләреннән уникаль халык альбомы тупланган. Сайтның меню өлешендә «Георгий тасмасы» акциясенә багышланган сәхифә урнаштырылган, ул әлеге акциянең тарихы, оештыручылары һәм партнерлары белән таныштыра. Акциянең максаты – Җиңү көне бәйрәменең символын тудыру. Шулай ук сайтта түбәндәге бүлекләр бар:
Плакатлар;
Сугыш турында җырлар;
Сугыш турында матбугат;
Сере ачылган сугыш;
Герой-шәһәрләр;
Хәрби дан шәһәрләре;
Бөек Ватан сугышы чоры бүләкләре;
Бөек Ватан сугышында хәрби техника;
Бөек Ватан сугышы елларының төп бәрелешләре.

Сугыш утыimage (13)

«Сугыш уты» порталы 2005 елдан бирле эшли, ул «Сугыш уты», «Яшь гвардия. Краснодон шәһәре», «Сугыш – вакытлыча, ә лирика – мәңгелек» шигырьләр сайты, «Сугыш уты: 1418 көн» дип аталган дүрт сайттан тора. «Сугыш уты» проекты Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм анда катнашканнарга: «Яшь гвардия» Краснодон яшерен оешмасында катнашучылар, Брест шәһәренең яшерен оешмасы, немец-фашист гаскәрләре басып алган Советлар Союзы территориясендә эшчәнлек алып барган яшерен төркемнәр, Брест кирмәнен һәм  Аджимушкай таш чыгару урыннарын саклаучыларга багышланган. Шәхси документлар үзләрендә зур кызыксындыру тудыра: сугыш һәм сугышта катнашканнар турында истәлекләр, фотолар. 

ХХ гасыр солдатларыimage (14)

«Солдаты ХХ гасыр солдатлары» сайты Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган. Әлеге проектта полководецлар һәм халык комиссарлары, хәрби башлыклар, солдатлар һәм офицерларның тормыш юлын сурәтләгән язмалар тупланган. Төп бәрелешләрнең дөреслеккә туры килүче тасвирламасы.

Җиңү. 1945 image (15)

«Җиңү.1945» проекты – бу Икенче Бөтендөнья сугышы турында мәгълүмати портал һәм шул ук вакытта социаль челтәр. Ул гаиләдә куллану өчен ачык социаль челтәрнең бушлай варианты. Теләге булган һәр кеше фашистларга каршы көрәшкән теләсә кайсы Фронтовикка, теләсә кайсы Хәрби частька һәм Хәрби каберлеккә Карточка ача ала. Аны фотолар, документ күчермәләре, балалар рәсемнәре һәм иншалары белән тулыландырырга мөмкин. Бер хәрби часть яки хәрби каберлек фронтовикларының нәсел буыны вәкилләре өчен үзара коструктив рәвештә аралашу, бергәләп часть һәм каберлекләр карточкаларын материаллар белән тулыландыру, очрашу турында килешү, Каберлекләрне тәртипкә китерү, җирле хакимият органнары һәм дәүләт структуралары белән әңгәмә алып бару мөмкинлеге тудырыла. Хәзерге көндә безнең арабызда булган ветераннар белән аралашуга аеруча зур игътибар бирелгән. Проект 2009 елның 9 маенда старт алды һәм даими үсеш кичерә.

image (1)Мин хәтерлим

«Мин хәтерлим» проекты материаллары рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә. Порталның төп бурычы – Икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгаларын яктырту. Проектта сугышта катнашучылар белән әңгәмәләр урнаштырылган. 

 Сугыш турында уйдырма булмаган хикәяләрimage (17)

Әлеге интернет-проект («Непридуманные рассказы о войне») – рус, немец һәм инглиз телләрендә чыгучы электрон вакытлы басма. Ул сугыш чоры аудио, видео һәм текст файлларын, шулай ук сирәк  (шул исәптән гаилә архивыннан алынган) фотоларны үз эченә ала. Проектның үзенчәлеге тәрҗемә материаллары булуда: немец, инглиз, америкалылар, итальян, грек кебек башка илләрдән булган сугыш ветераннарының истәлекләре тупланган.  

«Сугыш турында уйдырма булмаган хикәяләр» проекты 2005 елның мартыннан бирле тормышка ашырыла, ул финансланмый, энтузиастлар көче белән үсеш ала.

Әлеге проектны булдыру идеясен Мәскәүнең танылган дин әһеле протоиерей Глеб Каледа тәкъдим итә. Каледа Глеб Александрович (1921–1994) – Рус Православ Чиркәве рухание, протоиерей; чиркәү язучысы; геолого-минералогия фәннәре, профессор. Бөек Ватан сугышы башланганда, Кызыл Армиягә чакыру килә. 1941 елның декабреннән ул төп хәрби частьларда хезмәт итә. «Катюша» гвардия минометлары дивизионының радисты буларак, Волхов, Сталинград, Курск, Белоруссия һәм Кенигсберг бәрелешләрендә катнаша. Ул Кызыл Байрак һәм Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Аның истәлекләре сайт битләрендә иң беренчеләрдән булып дөнья күрә. 

Проектның максаты – Икенче Бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышының фаҗигале һәм героик вакыйгаларын дөреслеккә туры китереп яктырту.  Бурычы – Бөек Ватан сугышының объектив картинасын булдырырга омтылу.

Сайт материаллары мәктәптә тарих дәресләре уздырганда, реферат һәм курс эшләре язганда кулланыла. 

Бөек Җиңү. Мәскәү янындагы сугыш бәрелешләренә 70 ел image (18)

Әлеге проект Мәскәү янындагы Сугышка багышланган. Сугыш хәрәкәтләре хроникасы, оборона һәм контрһөҗүм турында язмалар. Партизаннар хәрәкәте. Җиңү солдатлары, тыл эшчәнлеге. Мәскәү яны мемориаллары. Фотохроника.

Ленинград. Блокада. Батырлыкimage (19)

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында ленинградлылар күрсәткән батырлык мәңгелек. Рәхимсез һава һөҗүмнәре дә, артиллерист атышлары да, адым саен үлем сагалап торуы да ленинградлыларның корыч ихтыяр көчен һәм патриотик рухын сындыра алмаган.

Тугыз йөз көн буе камап алынган шәһәрне саклау – батырлык һәм каһарманлыкның легендар повесте. Ул замандашлар күңелендә гаҗәпләнү һәм соклану хисләре уята, ул киләчәк буын хәтерендә мәңгегә калыр. Ленинградлылар азакка кадәр ватанга тугры булып кала. Совет халкы Ленинградка рәхмәт йөзеннән Герой шәһәр исеме бирә.

Әлеге проектта совет халкының һәм 1941-1944 елларда Кызыл армиянең Ленинград оборонасы  вакытында күрсәткән батырлыклары турында материаллар, Ленинград блокадасы турында төрле елларда басылып чыккан китап бүлекләре, Ленинград өлкәсе районнары, бистәләре һәм башка торак пунктлары турында очерклар тупланган, һәр очерк басмага сылтама белән бирелгән.  

Сталинград бәрелешеimage (20)

Бу бит – Волгоград шәһәре администрациясенең «Бөек Ватан сугышы» дип аталган проектының бер бүлеге. «Сталинград бәрелеше» бүлеге вакыйгалар елъязмасын, Совет мәгълүмат бюросы хәбәрләре текстларын, тарихи документларны, карталарны, фотоларны, 62 һәм 64 нче армияләрнең сугыш юлы турындагы мәгълүматны үз эченә ала.

image (21)

«Сталинград сугышы» музей-тыюлыгы 

Музейның барлыкка килү тарихы. Музей тупланмалары. Музей буенча виртуаль экскурсияләр. Фәнни эшчәнлек турында мәгълүмат. Сталинград бәрелешенең елъязмасы.

 

 

Барысы да сугыш турындаimage (22)

Бөек Ватан сугышы бүлегендә 1941–1945 еллар вакыйгаларына күзәтү, Курск сугышы елъязмасы, сугыш еллары җырлары.

 

Совет  музыкасыimage (23)

Проектның төп максаты – Совет чорыннан безгә кадәр килеп җиткән бай музыкаль мирасны җыю, системалаштыру һәм киң катлам халыкка җиткерү. «Сугыш җырлары», «Сугыш лирикасы» һәм «Сугыш турында җырлар» тематик бүлекләрендә Бөек Ватан сугышы турында җырлар, маршлар, башлыклар һәм танылган хәрби һәм җәмәгать эшлеклеләренең чыгышы авторы, яздыру вакыты күрсәтелеп бирелә. Шуның өстенә, интернет-ресурс совет плакатларының зур тупланмасын үз эченә ала. 

Сугышны онытмаimage (24)

Сәяхәтләр һәм экскурсияләр, хәтер вахталары, сугыш реконструкцияләре, Армия һәм Флот көнкүреше, кешеләр һәм батырлыклар турында истәлекләр – боларның барысы турында да «Сугышны онытма» сайтында. Әлеге сайт Бөек Ватан сугышы турында Җиребез хәтерендә калганнарның барысын да җыю өчен булдырылган. Ташландык һәйкәлләр, каралмаган каберлекләр, тутыгучы кораллар, су баскан землянкалар – барысы да экренләп бездән китә бара. Кешеләр дә китә. Шулар белән бергә Җир йөзендә кайчандыр булган вакыйгалар турында белгәннәребез акрынлап югала бара. Сайтта сугыш барган урыннар, онытылган кирмәннәр һәм оборона сызыклары буйлап сәяхәтләр турында мәгълүмат туплана. Һәйкәл һәм музейлар, Герой-шәһәрләрдә булып кайтканнарның сөйләгәннәре, үткәнебезгә кагылырга мөмкин булган урыннар турында истәлекләр. Сайтта «югалган Солдатларны» өйләренә кире кайтару өчен кайвакыт кулдан килмәслек эшләр башкаручы эзләнү отрядларының эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырылган. Шулай ук анда Сугыш Геройлары, онытылган җиңүләр, кызыклы тарихи фактлар турында материаллар туплана. Сайт тематикасының бер өлеше Кызыл (Совет) Армия тарихы, шулай ук Россия Армиясенең торышына багышлана.

Россия бүләкләреimage (25)

«Россия бүләкләре» интернет-ресурсында түбәндәге бүлекләр урнаштырылган: «Герой-шәһәрләр»; «Советлар Союзы Геройлары», «Хәрби дан шәһәрләре» һ.б.

 

Безнең Җиңүimage (26)

Сайтта 1941-1945 елгы сугыш елъязмасы, «Георгий тасмасы» акциясе турында мәгълүмат урнаштырылган. «Сугыш турында хәтер» тематик бүлегендә «Фотоматериаллар», «Видеоматериаллар», «Сугыш турында җырлар», «Нәфис фильмнар» темалары буенча материаллар тупланган. «Документаль фильмнар», «Китаплар», «Герой-шәһәрләр» һ.б.

Барыбыз өчен дә берimage (27)

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган «Барыбыз өчен дә бер» төбәкара мультимедиа проекты 2010 елда «Томск» дәүләт телерадиокомпаниясе тарафыннан эшләнгән һәм ВГТРК (Телевидение, радио, Интернет) ресурсы аңа теләктәшлек белдергән. 2010 елда проект «Россия патриоты» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе була. 2011 елда электрон вакытлы басма буларак теркәлә. Проектның идеясе: географиясе, милләте, шөгыле һәм социаль дәрәҗәсенә карамастан, Җиңү БАР кешегә дә кирәк. Җиңүне бүлгәләмәгәннәр. Аны «бар дөнья» белән яулаганнар, бары тик «бөтен дөнья» белән генә хәтерне сакларбыз. Ул безнең «БАРЫБЫЗ ӨЧЕН ДӘ БЕР». Проектның максаты: Россия төбәкләрендә яшәүчеләр өчен 1945 елның Бөек Җиңүе турында мультимедиалы мәгъЛүмати елъязма булдыру. 


Бөек  Җиңүнең 65 еллыгыimage (28)

Проект Мәскәү шәһәре 1065 нче санлы мәктәбенең 8 А сыйныфы укучылары тарафыннан булдырылган. Интернет-ресурсның төп менюсы «Сугыш турында», «Фотолар», «Безнең иншалар», «Видео», «Сугыш турында җырлар» сәхифәләрендә мәгълүматтан тора. Раздел «Полководецлар» бүлегендә Җиңүнең танылган полководецлары турында мәгълүмат тупланган, аның авторы  Хәрби фәннәр академиясе президенты, тарих фәннәре докторы, армия генералы, уникаль хәрби тәҗрибәгә ия һәм фәнни потенциалы булган М. А. Гареев.

Материал https://pobeda70.cbs-stav.ru/?cat=3 сайтыннан алынды һәм үз материалларыбыз белән тулыландырылды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Spelling error report

The following text will be sent to our editors: