Проект турында

«Сугыш турында тере хәтер» интернет-проекты – озак сроклы социаль яктан әһәмиятле мәдәни-агарту проекты, ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында истәлекләрне саклау, илебез, аның тарихын булдырган кешеләргә карата ихтирам һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Проектны башлаганда төп игътибар туган якны өйрәнү материалларына бирелде. Проект 4 тематик блокны берләштерә. Иң зур блокларның берсе «Чаллы библиотрансформеры» Чаллы шәһәренең тарихи үткәне һәм хәзергесе турында уникаль туган якны өйрәнү материалларын үз эченә ала. 

Сугыш турында әдәбиятның иң яхшы үрнәкләрен алга җибәрүгә проектта аеруча игътибар бирелә. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан виртуаль күргәзмәләр, китапнамәләр, библиографик әсбаплар, иң яхшы әсәрләргә видеокүзәтү әзерләнде.

Сугышта катнашкан туганнары турында сөйләгән шәһәрдәшләребез арасында эзләнү эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча документаль материаллар фонды булдырылды. 

Әлеге интернет-мәйданчыкта «ҮКС» МБУнең кызыклы бәйгеләрендә һәм акцияләрендә катнашу һәм танышу мөмкинлеге бар.

Проект өстендә эш барышында шәһәрнең төрле оешмалары белән партнерлык элемтәләре киң кулланылды. 

 

 

Бөек Җиңү турында хәтер – әлеге блок Татарстан республикасы һәм мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать әһелләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен ачып салучы мәгълүмат материалларын, презентацияләрне, видеоязмаларны, сценарий материалларын үз эченә ала.

 

 

 

 

 

Сайт кунаклары уникаль Чаллы  библиотрансформерын куллана ала. Бу  якташларыбызның дошманны җиңүгә керткән өлеше турында «ҮКС» МБУ китапханәләре хезмәткәрләре тарафыннан булдырылган универсаль мәгълүмати-библиографик чыганак. 

 

 

 

 

Китап хәтере – укырга тәкъдим ителгән китаплар исемлеге, китапнамәләр, видеокүзәтү һәм Чаллы шәһәренең «ҮКС» МБУ китапханәләре фондында сакланучы Бөек Ватан сугышына багышланган төрле яшьтәге укучылар өчен адресланган чыганаклар буенча виртуаль китап күргәзмәләре урнаштырылды. Тәкъдим ителгән эшләрдә китапханәчеләр әдәбиятыбызның иң яхшы дип танылган, сугышның асылын ачып салучы, халыкның батырлыгын чагылдыручы әсәрләргә таяна. 

 

 

 

«ҮКС» МБУ китапханәләрендә узган вакыйгаларга күзәтүБөек Ватан сугышына багышланган блокның бүлекләре даими рәвештә уздырылган чаралардан фото һәм видеоотчетлар белән тулыландырылып тора.