1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать дүрттә, сугыш игълан итмичә, фашистлар безнең илгә басып керә, ә сентябрь аенда алар Ленинград диварлары янына ук барып җитә. Дошман көтмәгәндә һәм зур көч белән һөҗүм итә. Ленинград каласын һөҗүм белән яулап ала алмагач, гитлер командалыгы шәһәрне ачлык-ялангачлык белән үз кулларына алырга ниятли. 1942 елның яңа ел карарында Гитлер үз гаскәрләренә блокада булдырган өчен рәхмәт белдерә. Ленинград каласын бар яклап немец гаскәрләре чолгап ала, шәһәрнең ил белән элемтәсе өзелә. 900 көнлек блокада башлана… Бу вакыйгалар шәһәр тарихына 900 көн һәм төнгә сузылган иң батырлык күрсәткән битләре булып кереп кала.
1941 елның 22 ноябре танылган Ладога хәрби-автомобиль магистраленең туган көненә әйләнә, аның белән ленинградлыларның тормышы һәм язмышы, фронт гаскәрләренең сугышка әзерлеге, аларның дошманны җиңүгә ышанычы бәйләнгән.
1944 елның 27 гыйнварында ирешкән җиңү хөрмәтенә Нева өстендә тантана салютының 24 залпы яңгырый.
|