9 ноябрь – Халыкара атом-төш коралына каршы акцияләр көне

Антиядерные акции

Һәр елны 9 ноябрьдә «Без радиациясез киләчәкне сайлыйбыз!» шигаре астында дөньяда Халыкара атом-төш коралына каршы акцияләр көне уза. Экологлар һәм башка битараф булмаган гражданнар бу көнне төрле шәһәрләрдә атом энергетикасы үсешенә каршы һәм аның куркынычсызлыгын арттыру максатында пикетлар, демонстрацияләр һәм протест акцияләре уздыра. Шулай ук алар куркыныч объектлар янында атом-төш коралына каршы лагерьлар оештыра һәм радиация югары булган урыннарда гражданнарны әлеге куркыныч турында кисәтүче билгеләр урнаштыра.

Дөньяда «Атом-төш коралына каршы хәрәкәт» елдан-ел активлаша. «Балалар атомсыз киләчәк өчен» дигән экологик балалар хәрәкәте булдырылды. Шулай ук «Атомсыз киләчәк» халыкара премиясе бар. Ул каршы килү, агарту һәм нәтиҗә номинацияләрендә тәгаенләнә.

Россиялеләр атомга каршы акцияләргә беренчеләрдән булып, 1990 нчы елларда кушыла. Безнең ил өчен РФ атом энергиясе министрлыгының эшкәртелгән атом ягулыгын икенчел эшкәртү, саклау һәм күмү өчен башка илләрдән кертергә карар кабул итүе аеруча кискен мәсьәләгә әйләнде. Чөнки моның нәтиҗәсендә Россия җирлегендәге радиоактив материаллар күләме артканнан-артачак.

Белешмә өчен: эшкәртелгән атом ягулыгы атом индустриясенең иң куркыныч калдыкларыннан санала һәм аны күмгән урынга якын җирдә яшәүчеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч яный.

Бу карарга җавап итеп «Россияне халыкара атом-төш чүплегенә әйләндерергә бирмибез!» шигаре астында чыгыш ясаучы экологлар хәрәкәте активлашты. Мисал өчен, «Байкал экологик дулкыны» оешмасы Иркутск өлкәсендә Халыкара атом үзәге төзелүгә каршы лагерь оештырды. Нәкъ менә шунда бөтен дөньяның атом калдыкларын китерү ниятләнә. Бу нияткә каршы килүчеләр – экологлар һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр – гадел рәвештә, акчаны нәтиҗәлерәк һәм куркынычсызрак юл белән дә эшләргә була, дип саный. Алар үзләренең протест тавышын игътибарсыз калдырмаслар дип өметләнә.

Атомга каршы хәрәкәт яклыларны борчыган икенче мәсьәлә – атом электростанцияләре, аларның эшчәнлеге дә шактый куркыныч тудыра. Радиация һәлакәтләре һәм казалары куркынычын бетерү мөмкин түгел, дип саный экологлар. Бу сүзләргә дәлил – эре һәлакәтләр, бәла-казалар һәм инцидентлар, алар бөтен дөнья буенча атом-электростанцияләрендә даими рәвештә килеп чыгып тора. Шулай да хөкүмәтләр бу мәсьәләне чишәргә ашыкмый. Белгечләр биргән бәяләр буенча, АЭСны кулланудан чыгару чыгымнары аның төзелешенә киткән чыгымнан 10 тапкырга артык, ә моның өчен акча җыю фондлары әлегә кадәр юк. Бүгенге көндә дөньяда атом-төш коралына һәм аны сынауларга каршы көрәшкә багышланган башка көннәр дә бар, алар арасында – Халыкара атом сугышына каршы мобилизацияләү көне (29 гыйнвар), Халыкара атом сынауларына  каршы хәрәкәт көне (29 август).

Чыганак: Calend.ru .Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3129.