14 октябрь – Тыюлык эше хезмәткәрләре көне

Заповедники1999 елның октябрь аенда Россиядә яңа һөнәри бәйрәм – Тыюлык эше хезмәткәрләре көне барлыкка килде. Аны гамәлгә кую турында карарны Владивостокта узган «Россия төбәкләрендә дәүләт табигый тыюлыкларының роле һәм тоткан урыны» дигән семинар-киңәшмә вакытында дәүләт табигый тыюлыклары директорлары кабул итә. Семинар барышында катнашучыларда, тыюлык эшенең тарихы Россиядә 1917 елларга ук барып тоташуына карамастан, ни өчен әлегә кадәр һөнәри бәйрәмебез юк, дигән сорау туа. Шул вакытта Баргузин дәүләт тыюлыгы булдырыла.

14 октябрь, семинарның соңгы көнендә, резолюция кабул ителгән вакытта әлеге гаделсезлеккә нокта куела. Нәкъ менә шушы көнне барлык җыелучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәре итеп санарга карар итә. Кызганыч, Тыюлык эше көне рәсми бәйрәм исемен алырга өлгермәде. Россиянең барлык тыюлыкларын үз карамагында тоткан һәм бу инициативаны расларга мөмкинлеге булган РФнең Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт комитеты 2000 елның 17 маеннан РФ Президенты Указы белән ябыла, ә аның функцияләре Табигый ресурслар министрлыгына күчә.

Шулай да, бу көнне тыюлык эше белән бәйле һөнәр ияләрен котлау традициясе яши. Тыюлык хезмәткәрләре – чын энтузиастлар һәм битараф булмаган кешеләр. Аларның тырышлыгы белән Россия җирлегендәге хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы төрлелеген һәм уникаль ландшафтларны табигый хәлендә саклап калуга ирешелә. Нәкъ менә алар кешне, европа кондызын, амур юлбарысын, зубр, кыргый чуар болан һәм башка бик күп сирәк хайваннарны саклап калырга булышты, бүгенге көндә бу җәнлекләрнең бер өлеше бары тик тыюлыкларда гына яши.

Бу кешеләрнең энтузиазмы турында әйтми мөмкин түгел, чөнки авыр, катлаулы эшләренә карамастан, безнең илдә аларның хезмәте өчен аз түләнә. Ә тыюлык хезмәткәрләре дәүләт өчен мөһим булган эшне башкарсалар да (шул исәптән, дәүләт инспекторлары сыйфатында эш итә), дәүләт хезмәткәре булып саналмый, ягъни әлеге дәрәҗәгә туры килүче социаль гарантияләре юк.

Һәрхәлдә, Тыюлык эше хезмәткәрләре көненең төгәл бер максаты бар: җәмәгатьчелек игътибарын әлеге эшчәнлек өлкәсенә, табигый ресурсларны саклап калу мәсьәләсенә юнәлтү. Бу бәйрәм тере табигатьнең милли горурлык булуын исбатлый, димәк, аны юкка чыгаруны туктату өчен барлык көчне куярга тиешбез. Чөнки илебезнең тыюлык системасы – горурлыгыбыз һәм чын милли хәзинәбез.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3128.