25 сентябрь – Бөтендөнья диңгез көне

МореБөтендөнья диңгез көне Хөкүмәтара диңгез оешмасы Ассамблеясының 1977 елның ноябрендә узган Х сессиясе карары белән 1978 елдан билгеләп үтелә. Шулай да Бөтендөнья диңгез көнен диңгезне ярату сәбәпле генә уйлап чыгармаганнар. Бөтендөнья диңгез көне – Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасындагы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Халыкара Диңгез оешмасы әлеге көнне эчке һәм тышкы диңгезләргә янаучы куркыныч турында искә төшереп тору өчен оештырган. Һәм бу куркыныч, беренче чиратта, ел саен егермедән артык миллион баррель нефтьне дөнья океанына агызучы кешеләр белән бәйле. Бу – йөзләгән мең су кошлары һәм диңгез имезүче хайваннарының һәлак булуына китерүче төп сәбәпләрнең берсе.

Бөтендөнья диңгез көненең максаты – балыкны күпләп тоту, сулыкларны пычрату һәм глобаль җылынуның диңгез һәм океаннар өчен кире кайтара алмаслык зур зыян китерүенә халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Ике мөһим бурыч – диңгездә куркынычсызлыкны арттыру һәм диңгез тирәлеген пычратуны (аеруча нефть белән) кисәтү. БМО мәгълүматлары буенча, соңгы 100 елда  тунец, тәрәч (треска), мәрлин кебек балык төрләренең 90 процентка кадәре тотылган. Якынча 21 миллион баррель нефть ел саен диңгез һәм океанга агып чыга. Эре сулыкларга ташланган калдыклар – елына миллионлаган диңгез кошы һәм йөз мең диңгез хайваннары һәлак булуына китерүче сәбәп. Глобаль җылыту аркасында, соңгы 100 елда планетаның эре сулыкларында суның биеклеге 10-25 см га күтәрелде.

Барлык диңгез тереклекләренең биомассасы, шул исәптән суүсемнәр, планктоннар һәм зәңгәр китлар, планетадагы барлык тере организмнарның 90 % биомассасын тәшкил итә. Бөтен тормыш диңгездән килеп чыккан! Кеше канының тоз составы буенча диңгез суына охшаш булуы да очраклы түгел. Шунлыктан, диңгездә коенганда, кеше үзен бик яхшы хис итә. Менә нилектән талассотерапия – диңгез белән дәвалау популяр һәм нәтиҗәле икән.

Бөтендөнья диңгез көнен сентябрьнең соңгы атнасында билгеләп үтәләр. Гомумән, диңгез белән бәйле бәйрәмнәр аз түгел. Япониянең үз Диңгез көне, аны 20 июльдә бәйрәм итәләр, Балтыйк диңгезе көнен – 22 мартта, Халыкара Кара диңгез көнен 31 октябрьдә билгеләп үтәләр. Шулай ук Бөтендөнья океаннар көне дә бар, әмма ул әле БМО тарафыннан расланмаган, шулай да Дөнья океанына бәйле кешеләр аны 8 июнь көнне билгеләп уза.

Гадәттә Бөтендөнья диңгез көнендә пляжларны чистарталар, диңгезләрне яклап митинглар һәм йөрешләр оештыралар. Балалар учреждениеләрендә су асты дөньясының байлыкларына һәм серләренә багышланган танып белү чаралары уздырыла, үсеп килүче буынга диңгез һәм океаннарның файдасы, аларның чисталыгын сакламасак, бөтен планетага куркыныч янавы турында сөйлиләр. Балалар үскәч, кояш белән кушылып киткән диңгезнең мәңгелек булуын үзләре дә аңларлар.

Чыганак: RosEcoAudit.ru. Центр системных исследований: rosecoaudit.ru›…25…vsemirnyjj_den_morja.html.