2 август – Болан көне

ОлениБолан көне – болан караучыларның һөнәри бәйрәме – беренче тапкыр 1932 елда Ненец округында үткәрелә. Ул боланнарны җәйге көтү итүнең бетүенә (болан карауда иң авыр чор) һәм аларны кышлауга күчерә башлауга багышлана.

1985 елда бәйрәм Болан караучы көне дип атала һәм 2 август көнне билгеләп үтелә. 2002 елда Ненец округы болан караучыларының беренче съездында традицион бәйрәмне Болан көне дип үзгәртергә карар кылына. Исемдә тундрада яшәүче җирле халыкның төп изге хайваны – «болан» сүзен куллану очраклы түгел: болан ненецлар өчен туклану, кием өчен материал, транспорт, торак чыганагы. Заманчалык традицион хуҗалыкка үз төзәтмәләрен кертсә дә, болан һаман да болан караучыга тормыш мәгънәсе бирүче изге хайван булып кала бирә.

Болан көненең рәсми датасын 2 август дип 2007 елда Нарьян-Марда билгелиләр. Элегрәк бу бәйрәмнең аерым бер вакыты булмый һәм ул 1932 елдан августның беренче якшәмбесендә үткәрелә.

Бәйрәм көнне милли спорт төрләре – нарталар аша сикерү, аркан ату буенча ярышлар уздырыла, шулай ук халык үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясый, рәсемнәр бәйгеләре үтә, гомумән, халык күңел ача.

Чыганак: Экологический раздел сайта ГПНТБ России: ecology.gpntb.ru/Экокалендарь 2015/Август.