14 июль – Балыкчы көне

РыбакиКешеләр элек-электән балык тоту белән шөгыльләнгән. Борынгы заманнарда ул туклану максатында эшләнсә, цивилизация үсеш алган саен балык тоту күпләр өчен яраткан бер шөгыльгә, табигатькә якынаю һәм шәһәр шау-шуыннан ял итү мөмкинлегенә әверелә. Шулай ук балыкчылык белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче һәм бөтен дөньяны тәмле һәм файдалы балык белән тәэмин итүче кешеләр дә бар. Бүгенге көндә ул дөнья сәнәгатенең иң әйдәп баручы тармакларының берсе булып санала, чөнки балыкны яшенә, җенесенә, милләтенә карамастан барысы да ярата һәм куллана.

Җәй уртасында, июльнең икенче якшәмбесе көнне, кайбер илләрдә һөнәри бәйрәм – Балыкчы көне билгеләп үтелү дә гаҗәп түгел. Диңгез һәм елга балыкларын гына түгел, ә башка су хайваннарын тотуны да үз эченә алган балыкчылык күп илләр сәнәгатендә әйдәп баручы тармакка әйләнде, шулай ук ул экспортның төп өлешен тәшкил итә. Сәнәгый масштабта балык тоту аны туклануда куллану һәм балык мае әзерләү максатларында башкарыла.

Башка илләр белән беррәттән, Россия дә әлеге һөнәри бәйрәмне билгеләп үтә. Безнең илдә бу бәйрәм 1980 елның 1 октябрендә чыккан «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» СССР Югары Советы Президиумы Указы белән рәсми рәвештә кабул ителә. Балыкчы көне – Совет хакимиятенең беренче елларында барлыкка килгән һөнәри бәйрәмнәрнең берсе.

Балыкчы көне – балыкчыларның һәм хәтта беркайчан да кармак тотып карамаган кешеләрнең яраткан җәйге бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне әлеге романтик һәм катлаулы һөнәр белән тормышларын бәйләгән кешеләрне, шулай ук балыкчылыкны спорт, яраткан шөгыль, үзенчәлекле күңел халәте, табигать белән кушылу чарасы итеп күрүчеләрне котларга мөмкин. Традиция буенча, бу көн уңаеннан балыкчылыкка багышланган күптөрле кызыклы һәм күңел ачу чаралары үткәрелә.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий:  http://www.calend.ru/holidays/0/0/1688/.