11 июль – Бөтендөнья халкы көне

НародБерләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматлары буенча, 1987 елның 11 июлендә Җир йөзендә яшәүче халык саны якынча 5 миллиардны тәшкил итә – бу көн шартлы рәвештә Биш миллиард көне дип игълан ителә. Ике елдан соң, 1989 елда БМО Халыкара бәйрәм – Бөтендөнья халкы көнен булдыра. Ул ел саен 11 июльдә билгеләп үтелә.

Дөньяда халык санының кискен артуы 60 нчы елларда Берләшкән Милләтләр Оешмасында җитди борчылу тудыра. Дөнья халкы 1960 елдан 1999 елга кадәр аралыкта ике тапкырдан да күбрәккә арта, 1999 елның октябрендә 6 миллиардка җитә. 1969 һәм 1999 еллар арасында үсеш темплары кимү ягына – 2 проценттан 1,3 процентка төшә барса да, хәзерге көндә абсолют үсеш елына якынча 77 миллион кешене тәшкил итә, бу үсешнең 95 проценты алга киткән илләр өлешенә туры килә.

Биш миллиард көненең 20 нче еллыгына – 2007 елның 11 июлендә – дөнья халкы якынча 6,7 миллиард кешедән тора. БМО фаразлары буенча 2050 елда Җир йөзендә 7,9 миллиардтан алып 10,9 миллиардка кадәр кеше яшәячәк, ә төгәлрәге 9,3 миллиард кеше булачак, бу күпмедер дәрәҗәдә гаиләне планлаштыру программаларының нәтиҗәлелегенә бәйле булачак. Бүген Җирдә яшәүчеләр саны, нигездә, Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре хисабына үсә. Үлүчеләр саны зур булуга карамастан, аларда туучылар саны да югары. Иске Дөньяда туучылар саны хәзер нормадан түбән, шул ук вакытта анда кешеләрнең гомер озынлыгы югары.

21 нче гасырда Җирнең глобаль җылынуы мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә башлады, аның сәбәпләренең берсе булып халык саны арту һәм экстенсив кеше эшчәнлеге тора. Соңгысы еш кына җир ресурслары һәм әйләнә-тирә мохиткә, кире кайтара алмаслык нәтиҗәләргә китереп, тискәре йогынты ясый.

Шунлыктан әлеге Көннең максаты – дөнья халкы мәсьәләләренә, гомумүсеш программаларына, гомумпроблемаларны чишү юлларын эзләүгә игътибарны җәлеп итү. Ел саен ул билгеле бер темага багышлана: «1 миллиард яшүсмер», «Тигезлек көч бирә», «Һәркем мөһим» һ.б.

Бүгенге көндә дөнья, БМОның соңгы мәгълүматлары буенча, халык санының рекордлы дәрәҗәдә зур – якынча 60 миллион кеше – булуына шаһит. Дөнья халкы өлкәсенең БМО фонды гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итәргә, хокукларны якларга, хатын-кызларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә омтылып, бөтен дөнья буенча эшли.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий.: http://www.calend.ru/holidays/0/0/571/ .