17 июнь – Бөтендөнья чүлгә әверелүгә һәм корылыкка каршы көрәш көне

ПустыняБөтен дөнья буенча ел саен 17 июнь көнне уздырылучы Бөтендөнья чүлгә әверелүгә һәм корылыкка каршы көрәш көне БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1995 елның 30 гыйнварында гамәлгә кертелә. Әлеге бәйрәм өчен көн 1994 елның 17 июнендә чүлгә әверелүгә каршы көрәш буенча БМО Конвенциясе кабул ителү еллыгы уңаеннан билгеләнә.

Конвенция дәүләтләргә Бөтендөнья чүлгә әверелүгә һәм корылыкка каршы көрәш көне чараларын корылык белән көрәштә халыкара хезмәттәшлекнең мөһимлеге турында мәгълүмат таратуны арттыруга багышлау турында күрсәтмә бирә. Бу көнне барлык илләрнең хөкүмәтләре чүлгә әверелүнең зыяны һәм бу күренешкә каршы көрәштә нинди чаралар нәтиҗәле булырга мөмкинлеге турында уйланырга тиеш. Әлеге мәсьәләне нәтиҗәле чишү өчен, чүлгә әверелүнең сәбәпләре һәм процессы турында мәгълүматлылык югары дәрәҗәдә булуы мөһим. Шулай ук халыкара хезмәттәшлек тә әһәмиятле роль уйный.

БМО Генераль Ассамблеясы 2010 елның гыйнварыннан алып 2020 елның декабренә кадәр вакыт аралыгын БМОның чүлләргә һәм чүлгә әверелүгә каршы көрәшкә багышланган Унъеллыгы дип игълан итте. Аның максаты — коры җирләрне саклау буенча чаралар уздыруга булышлык итү.

Чүлгә әверелү мәсьәләсе киң җәмәгатьчелек игътибарын беренче тапкыр 1968-1973 нче елларда булган вакыйгалар вакытында җәлеп итә. Ул вакытта Сахараның көньяк районнарын катастрофик корылык иңләп ала. Меңләгән җирле халык эсседән һәм ачлыктан һәлак була. Чүлгә әверелү — әйләнә-тирә мохитнең иң хәвефле җимерелә бару процессларының берсе ул. Ул 1 миллиардтан артык кеше сәламәтлегенә һәм яшәү чыганакларына куркыныч тудыра. Һәр елны чүлгә әверелү һәм корылык якынча 42 миллиард АКШ доллары суммасы күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга китерә.

Россиянең чүлгә әверелү процессына дучар булган яисә корылык куркынычы янаучы җирләренең гомуми мәйданы, төрле билгеләр буенча, 50 дән алып 100 миллионга кадәр гектарны тәшкил итә. Бу Идел буе, Кавказ ягы, Байкал арты, Калмыкия районнары һәм Әстерхан өлкәсе. Корылык ул югары температурада һәм түбән дымлылык шартларында озак вакыт явым-төшем булмауны аңлата. Корылык туфракта дым запасы кимүгә һәм, шуның нәтиҗәсендә, уңышның түбән булуына яисә юкка чыгуына китерә.

Белгечләр иң корылыкка дучар булган дип 1891, 1911, 1921, 1931, 1936, 1946, 1954, 1957, 1967, 1971 һәм 2010 елларны атый. Барысыннан да күбрәк Урта һәм Түбән Идел буе, Урал елгасы бассейны зыян күрә, корылык нәтиҗәсендә Россия 24 миллионга кадәр тонна бөртеклеләрне югалта.

Һәр елны Бөтендөнья чүлгә әверелүгә һәм корылыкка каршы көрәш көне аерым бер темага багышлана. Мәсәлән, «Чүлләр матурлыгы — чүлгә әверелү проблемасы», «Чүлгә әверелү һәм климат үзгәрү — бердәм  глобаль проблема», «Киләчәгебез корымасын» һ.б.

Чыганак: Calend.ru.Календарь событий.: http://www.calend.ru/holidays/0/0/550.