15 июнь – Яшь табигать сөючеләр хәрәкәте барлыкка килгән көн

юннатыЯшь табигать сөючеләр хәрәкәте барлыкка килгән көн дип 1918 елның 15 июне санала, нәкъ менә шул көнне Сокольникида (Мәскәү) оештырылган Юннатлар станциясе хезмәткәрләре беренче экскурсияләрен уздыра.

Бу көн беренче мәктәптән тыш оешма – Яшь табигать сөючеләр станциясе барлыкка килүнең рәсми датасы була. Бер елдан соң станция каршында дүрт түгәрәк эшчәнлек алып бара: «Бакчачылар» (ботаниклар), «Кошларны өйрәнүчеләр» (орнитологлар), «Бөҗәкләрне өйрәнүчеләр» (энтомологлар), «Су яратучылар» (гидробиологлар). Соңрак ул исемен үзгәртә һәм Тимирязев исемендәге Үзәк яшь табигать сөючеләр биостанциясе дип йөртелә башлый. Шунда яшь натуралистлар хәрәкәте туа.

Берничә елдан мондый станцияләр элеккеге СССРның башка шәһәрләрендә ачыла башлый. Араларында Омск, Ленинград, Иваново өлкәләре беренчеләрдән була. Ил өчен катлаулы вакытта «бакчачылар», «кошчылар» кебек түгәрәкләр эшли, анда балалар табигать турында белемнәр һәм эш тәҗрибәсе ала. Ә соңрак әлеге хәрәкәт бөтен илне яулап ала, яшь табигать сөючеләр станцияләре һәм түгәрәкләре һәр мәктәптә диярлек эшли башлый. Яшь натуралистлар табигать күренешләрен күзәтү белән бергә, зур тәҗрибәләр һәм тикшеренүләр уздыру эше белән дә шөгыльләнә…

Әлеге хәрәкәт ярдәмендә Россиядә бөтен дөньяга танылган табигатьне өйрәнүчеләр, галимнәр: селекционерлар, агрономнар, киң профильле биологлар, экологлар үсеп чыга.

Бүгенге көндә дә юннатлар актив эш алып бара, табигатьне саклау акцияләрендә катнаша. Хәзерге вакытта Россиядә яшь табигать сөючеләр хәрәкәте кураторы булып 2002 елдан башлап Федераль балалар экологик-биологик үзәге тора. Ул өстәмә белем бирү учреждениеләренең экологик белем бирү эшчәнлеген координацияли. Әлеге үзәк эшчәнлегенең төп юнәлеше – экологик укыту һәм тәрбияләүгә якын килүне камилләштерү, Россия өстәмә экологик-табигатьне өйрәнү буенча белем бирү оешмаларының белем бирү сыйфатын күтәрү.

Үзәк 250дән артык яшь табигать сөючеләр станциясе һәм төбәк, муниципаль дәрәҗәдә эколого-биологик балалар үзәкләре эшен берләштерә.

Юннат хәрәкәте – илебездә гражданлык җәмгыятенең бер тармагы дияргә мөмкин. Чөнки балаларны кечкенәдән табигатьне өйрәнергә, аны яратырга һәм сакларга өйрәтәләр. Актив социаль караш булдырырга һәм үз хокукларын, кызыксынуларын яклый белергә тиеш. Меңләгән табигать сөюче балалар популяр гомумроссия бәйгеләрендә, күргәзмәләрендә, конференцияләрдә һ.б.ларда катнаша.

Чыганак: Calend.ru . Календарь событий.: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3121.