1 апрель – Халыкара кошлар көне 

ПтицыЕл саен 1 апрельдә планетабызда Халыкара кошлар көне – интернациональ экологик бәйрәм билгеләп үтелә. Ул 1894 елда АКШта килеп чыга. Тиздән массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә популярлык казанган бәйрәм массакүләм рәвештә барлык штатларда бәйрәм ителә башлый һәм Ауропага килеп җитә.

Россиядә исә Кошлар көне барлыкка килү тарихы аеруча кызыклы. Кошларны ияләштерү – безнең халыкның борынгы традициясе: кош ояларын мәҗүсилек чорыннан ук ясаганнар. 19 нчы гасырда бу көнне билгеләп үтү турында идея безнең илгә дә килеп җитә. Ул вакытта ук инде патша Россиясендә кошларны саклау оештырылган була, 20 нче гасыр башына бу эш белән берничә дистә оешма шөгыльләнә. Шуларның берничәсе – Үсемлекләр һәм хайваннарның климатка яраклашуы рус җәмгыяте каршындагы кошларны өйрәнү комитеты, Рус география җәмгыяте каршындагы даими табигатьне саклау комиссиясе, 1865 елда нигез салынган Россиянең хайваннарны яклау җәмгыяте.

Шәһәрләрдә кошларны өйрәнү һәм яклау өчен Май берләшмәләре буларак танылган балалар оешмалары да ачыла. Алар мәктәпләр базасында булдырыла һәм баш киемендә очучы карлыгач рәсеме эмблемасы йөртүче 9-11 яшьлек балаларны берләштерә. 1910 елда мәктәп укытучысы Петр Бузук Хортица авылында илдә беренче Табигатьне саклаучылар җәмгыятенә нигез сала. Аның символы итеп кош оясы рәсеме сайлап алына. Җәмгыятьтә катнашучылар кошлар ашата һәм алар өчен оялар ясап элеп куя.

1917 елгы революциядән соң, балалар Май берләшмәләре юкка чыга, әмма кошлар саклау идеясен яшь табигатьне өйрәнүчеләр (юннат) оешмалары күтәреп ала. Кошлар көне беренче тапкыр 1924 елда Смоленск өлкәсе Ермола мәктәбендә укытучы Мазуров җитәкчелегендә үткәрелә. Ә 1925 елда яшь табигатьне өйрәнүчеләрнең К.А.Тимирязев исемендәге биология станциясендә эшләүче зоолог Дергунов  «Кошларны җәлеп итү һәм саклау» исемле махсус мәкаләсен бастырып чыгара. 1924 елның җәендә СССРда беренче һәм бердәнбер Бөтенсоюз яшь табигатьне өйрәнүчеләр съезды уза. Анда Үзәк биостанция укытучысы Николай Дергунов Кошлар көнен янәдән оештыру тәкъдиме белән чыга. 1926 елдан әлеге датаны СССРда рәсми бәйрәм буларак билгеләр үтә башлыйлар. 1927 елда Кошлар көне Мәскәүнең барлык районнарында уза, анда 5 меңләп бала катнаша. 1928 елда катнашучыларның саны 65 меңгә җитә, алар 15 меңнән артык кош оясы урнаштыра.

Ел саен уздырылучы Кошлар көне сугыш аркасында тукталып тора, әмма 1948 елда әлеге хәрәкәт яңадан кире кайтарыла. 1953 елгы бәйрәмгә 5 миллионлап мәктәп укучысы җәлеп ителә. Балалар һәм өлкәннәр бу көнне су кошларының яшәү урыннарын төзекләндерә, яңа җимлекләр һәм кош оялары элә.

Ләкин 20 нче гасырның 60-70 нче елларына Кошлар көнен бәйрәм итү тагын бетә. 1998 елның язында «Муравей» балалар журналы аны кире торгызырга тәкъдим итә. Әлеге чакыруны Урман хуҗалыгының федераль хезмәте һәм Россия кошларны саклау берләшмәсе күтәреп ала, ә бәйрәмне үткәрү көнен 1 апрельгә билгелиләр. 1999 елдан бәйрәм билгеләп үтелә башлый. Ул елны Мәскәүдә генә Кошлар көнендә 500 кеше катнаша, алар 500дән артык кош оясы әзерли. 2000 елда бәйрәмне оештыру эшенә Мәскәү хакимияте дә кушыла, Кошлар көне гомумшәһәр чарага әйләнә. Бүгенге көндә ул – илебездәге кошлар бәйрәмнәренең иң танылганы. Бәйрәмне билгеләп үтү көне очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә шушы вакытта җылы яклардан кошлар әйләнеп кайта.

Россия кошларны саклау берләшмәсе 2016 ел кошын сайлады. Бу һөдһөд (удод) – илебездә тереклек итүче иң матур һәм гадәти булмаган тышкы кыяфәте белән үзенә җәлеп итүче үзенчәлекле кошларның берсе.

Ул илнең көньягында урнашкан төбәкләрендә яши, төньяк чиккә якынайган саен аның саны кими.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3036/.