22 март – Бөтендөнья Су көне  

Капля

Ел саен 22 март көнне дөньяда Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә.

Су көнен бәйрәм итү идеясе беренче башлап 1992 елда БМОның Әйләнә-тирәлекне саклау һәм үсеш конференциясендә Рио-де-Жанейрода әйтелгән, һәм БМО Генераль Ассамблеясы үзенең 47/193 22.02.1993 ел резолюциясе белән 22 мартны Бөтендөнья Су ресурслары көне дип игълан иткән иде. Россиядә ул беренче башлап 1995 елда үткәрелде. Ел саен БМОның бер оешмасы Бөтендөнья Су ресурсларын саклау көне чараларының координаторы итеп билгеләнә һәм шул елның яңа темасын тәкъдим итә.

Су көне дөнья халкына су ресурсларының әйләнә-тирәлек һәм җәмгыять өчен чиктән тыш мөһимлеген искәртергә мөмкинлек бирә. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Су – яшәү чыганагы. Кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар, балыклар, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен дә. 

Җир өслегенең 70% ы су белән капланган, шуның 97,5%ы – тозлы су. Иң зур төче су запаслары — поляр бозлыкларда. Ул Җир шарындагы барлык су күләменең 2,5 процентын тәшкил итә. 

Һәр елны БМО учреждениеләренең берсе Бөтендөнья су ресурслары көненә багышланган чаралары өчен җаваплы итеп билгеләнә.

Әлеге Көнне уздыруның төп максатлары:

– эчәргә яраклы су белән халыкны тәэмин итү өчен тиешле чаралар күрүдә булышлык итү;

–  төче су һәм гомумән барлык су ресурсларын саклауның әһәмияте турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү;

– Бөтендөнья су ресурслары көнен бәйрәм итүгә хөкүмәтне, халыкара агентлыкларны, хөкүмәттән тыш оешмалар һәм шәхси секторны тарту.

«Бөтендөнья су көне» бәйрәме әлеге мәсьәләләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен үткәрелә, аларны чишүгә елдан-ел күбрәк дәүләтләрне тарта. Су ресурсларын саклау белән бәйле мәсьәләләрнең мөһимлеге турында мәгълүмат таратыла. Эчәргә яраклы су җитмәгән илләрдә яшәүчеләрне су белән тәэмин итү буенча ярдәм күрсәтелә.

Су – иң кыйммәтле табигать ресурсларының берсе. Ул безнең тормышта бик зур роль уйный. Шунысын да истә тотарга кирәк, кеше оргназимының өчтән икесе судан тора. Даими рәвештә халык саны арту һәм сәнәгать үсеше суның мөһимлеген арттыра һәм аны экологик яклау кирәклеге мәсьәләсен күтәрә.

 

Источник: Calend.ru. Календарь событий:  http://www.calend.ru/holidays/0/0/450/.