19 февраль – Бөтендөнья диңгез хайваннарын яклау көне (Китлар көне)

19 февраль көнне бөтен дөньяда Бөтендөнья диңгез хайваннарын яклау көне яки Китлар көне (World Whale and Dolphin Day) билгеләп үтелә. Әлеге экологик дата китларны гына түгел, ә барлык диңгез хайваннарын һәм планетабызның диңгез, океаннарында яшәүче тереклек ияләрен яклау көне булып санала. Бу көн 1986 елда, Халыкара китлар комиссиясе тарафыннан кертелгән кит промыселына мораторий үз көченә кергәннән соң гамәлгә куелды.

Бу мораторий хәзер дә көчендә һәм бөтен дөньяда китларга аучылык итү һәм кит итен сату тыела дигәнне аңлата. Хәзерге вакытта китлар белән кәсеп итү бары тик җирле халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен генә рөхсәт ителә, фәнни максатларда исә аларны Халыкара китларны тоту комиссиясе әгъзаларының махсус рөхсәте белән генә тотарга ярый.

Беренче чиратта, Китлар көне – ул җәмәгатьчелекнең, хөкүмәт вәкилләренең һәм барлык кешелек дөньясының игътибарын әлеге уникаль җәнлек төренә һәм гомумән барлык диңгез хайваннарын яклау мәсьәләсенә юнәлтү. Хәзерге көнгә планетабызда аларның 119 төре сакланган. Диңгез хайваннарын, бигрәк тә китларны 200 елдан артык дәвам итүче интенсив һәм күпләп ату аларның саны юкка чыгу дәрәҗәсенә җиткерә.

Ә бит алар – планетаның диңгез системасы халәтенең иң сизгер индикаторлары һәм Тын океан туклану чылбырында мөһим урын алып тора, алар экологик системада матдәләрнең биологик әйләнеше тотрыклылыгын тәэмин итә. Шунлыктан кит һәм башка диңгез хайваннары саны кимү диңгез экосистемасында биологик тотрыклылыкны боза. Чөнки һәр югалган төр – кире кайтара алмаслык югалту, хайваннар дөньясындагы юкка чыгулар – алар мәңгегә.

Кит белән кәсеп итүгә мораторий гамәлдә булса да һәм хәзер дә күп илләрнең кануннары буенча китларны аулау тыелса да, әлеге хайваннарны юкка чыгару туктамый. Шуның өстенә кеше күптәннән үз эшчәнлеге белән, кызганыч, кайвакыт акылсызлыгы белән табигатьне үзгәртеп, аңа начар тәэсир итә. Мәсәлән, балыкчылык кирәк-яраклары, шулай ук диңгез сайлыкларында нефть чыгару урыннарының географиясен киңәйтү аркасында океаннарның нефть продуктлары белән пычрануы диңгез хайваннарының күпләп югалтулар кичерүенә китерә.

Бу хәл диңгез хайваннарын яклаучыларны һәм планетабызның киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне борчуга сала. Диңгездә тереклек итүчеләрне саклап калу өчен әлеге проблемага җәмәгатьчелекнең игътибары җәлеп ителә. Күп кенә илләрдә бу хайваннарны сөючеләр клублары һәм җәмгыятьләре оештырыла, әлеге җан ияләренең тормышына бернинди дә куркыныч янамый торган диңгез тыюлыклары барлыкка килә. Ә 19 февраль көнне ел саен төрле табигать саклау төркемнәре, экологик оешмалар һәм җәмәгатьчелек китларны һәм башка диңгез хайваннарын яклап акцияләр, мәгълүмати чаралар уздыра һәм яисә бу көнне үлем куркынычы янаган берәр уникаль төргә багышлый.

Россиядә Диңгез хайваннарын яклау көне 2002 елдан билгеләп үтелә һәм әһәмиятле урын алып тора, чөнки илебез диңгезләрендә кит, дельфин, диңгез мәчесе һәм тюленьнәрнең берничә дистә төре яши, аларның  күбесе юкка чыгу куркынычы астында һәм Россиянең, Халыкара табигатьне саклау берләшмәсенең Кызыл китапларына кертелгән.

Чыганак:  Calend.ru: Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3054/