Экологик календарь

Соңгы вакытларда күп кенә вакытлы матбугат битләрендә экологик даталар турында мәгълүматлар дөнья күрә башлады: газета һәм журналлар, электрон басмаларда. Экологик календарь белгечләр, иҗтимагый оешмалар, китапханәләр һәм гомумән, табигатькә битараф булмаган кешеләрдә кызыксыну уятты. Безнең календарьда халыкара һәм Россиянең төп экологик бәйрәм һәм истәлекле экологик вакыйга даталары тупланган, алар турында тулы мәгълүмат бирелгән.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) тарафыннан игълан ителгән Халыкара унъеллыклар

2008-2017 – Ярлылыкны бетерү буенча БМОның Икенче унъеллыгы

2010-2020 – Җирләрнең чүлләргә әверелүгә каршы көрәш һәм чүлләр БМО унъеллыгы

2011-2020 – Юл хәрәкәте иминлеген үстерү буенча адымнар унъеллыгы

2011-2020 – Биотөрлелек БМО унъеллыгы 

2013-2022 – Мәдәниятләрне якынайту буенча халыкара унъеллык

2014-2024 – Бар кеше өчен дә тотрыклы энергетика унъеллыгы

2017 – Россия Федерациясендә Экология елы

January February March April
May June July August
September October November December