Яр Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарихы

фото1Һәр китапханәнең үз тарихы бар. Яр Чаллыда шәһәр үзәк китапханәсе
ачылганчы, кала халкы Тукай районы һәм шәһәр китапханәләре белән файдалана. Ә нәниләр өчен 2 балалар һәм 3 мәктәп китапханәләре хезмәт куя. Әйтергә кирәк, бу вакытта, ягъни 1970 елларда Яр Чаллыда халык саны 39 300 кешегә җиткән була.

1972 елда Мәдәният министрлыгы тарафыннан Яр Чаллыда Үзәк китапханә ачу турында карар кабул ителә. Өч ел дәвамында Татарстанның В.И. Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәсе китап фонды булдыру һәм каталоглар төзү буенча зур эш башкара. Фондны тулыландыручы төп база булып Россия дәүләт яшүсмерләр китапханәсе тора. Китапханәгә “Новый мир” журналы редакциясе ун мең том бүләк итә, бер өлеш китапларны М.Е. Салтыков-Щедрин исемендәге Дәүләт китапханәсе, В.И. Ленин исемендәге СССР дәүләт китапханәсе, Бөтенроссия дәүләт чит ил әдәбиятлары китапханәсе тапшыра. Яңа китапханә өчен Яр Чаллыга  китапларны илнең төрле почмагыннан машиналар, поездлар һәм самолетлар белән кайтаралар.
1975 елда мәртәбәле кунаклар, язучылар, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашында китапханә тантаналы рәвештә үз ишекләрен ача һәм беренче укучыларын кабул итә. Әлеге китапханә бинасы өчен бер торак йортның беренче каты җиһазландырыла. Бу вакытка китап фонды 54 000 данәгә җитә. Китапханәне оештыруга зур көч керткән Гафарова Люция Әмир кызы – аның беренче мөдире итеп билгеләнә. Шәһәр үзәк китапханәсенә герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә. “Китапханәгә Муса Җәлил исеме бирелүендә тирән мәгънә ята, – диде СССР Язучылар берлеге әгъзасы Р.Мостафин үз чыгышында. – КамАЗда һәрвакыт фидакарьлек, героизм, туган җиргә карата мәхәббәт хисләре, ягъни Муса Җәлилгә хас булган рухи халәт белән гел очрашып торасың”.
1975 елда ТАССРның Яр Чаллы башкарма комитеты хезмәт ияләре депутатлары Советы һәм шәһәрнең мәдәният бүлеге карары нигезендә Шәһәр үзәк китапханәсен, Үзәк балалар китапханәсен, 10 филиалны (бишесе балалар өчен) берләштергән Яр Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оеша. Китапханәләрнең бердәм китап фонды, штаты, бюджеты, административ һәм хуҗалык җитәкчелеге барлыкка килә. Халыкка китапханә хезмәте күрсәтүнең сыйфаты яхшыра.
80-нче еллар башыныннан Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының зур коллективы белән Галләмова Дания Маннан кызы идарә итә.
Елдан-ел китапханәләрнең филиаллары саны үсеп килә: Шәһәр үзәк китапханәсеннән тыш, 1980 елда 14 филиал эшли (аларның 7се балалар өчен), 1985 елда әлеге филиаллар саны инде 18гә җитә. 1981 елда Шәһәр үзәк китапханәсенә һәм 2, 6, 14, 15 номерлы филиалларга уңышлары өчен «Иң яхшы китапханә» исеме бирелә. Шушы ук елларда китапханәләр Министрлар Советының һәм Татоблсовпрофның күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.
1990 елларда Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 22 филиалны берләштерә. 1991-94 елларда шәһәр китапханәләр системасына КамГЭСэнергостройның 7 профсоюз китапханәсе, Тукай районының Үзәк балалар китапханәсе кушыла.
Яңа гасырның башына Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы төрле профессиональ бәйгеләрдә актив катнашып республикакүләм җиңүләргә ирешә: беренчеләрдән булып ТР Мәдәният министрлыгының “Лидер” премиясе лауреаты булып таныла (2001 ел); Шәһәр үзәк китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгының “Иҗади эзләнү” премиясенә лаек була;  10 номерлы Балалар китапханәсе “Ел китапханәсе” республика бәйгесендә җиңә; 2005 елда үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “Елның иң яхшы мәдәният учрежденисе” дип табыла һәм Яр Чаллы шәһәре Администрациясенең дипломы белән бүләкләнә.
2005-2007 елларда коллектив белән Мәҗитов Рамил Риф улы җитәкчелек итә. Шәһәр китапханәләре мәгълүмат һәм мәдәният үзәге булуларын дәвам итә.
2006 елда Яр Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “Кеше һәм табигать” республика бәйгесендә “Шәһәрнең һәм авылның иң яхшы китапханәсе” төркемендә беренче урынны яулый.
2007 елдан Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы муниципаль дәүләт учреждениесе җитәкчесе итеп Гайнуллина Венера Марсил кызы билгеләнә.
2015 елга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы үз эченә – шәһәр үзәк китапханәсен, үзәк балалар киатпханәсен, 6 балалар һәм 11 массакүләм китапханәне берләштерә. Китап фонды саны – 732 383 данә, укучылар – 68 591 кешегә җитә. Китап бирү – 1 349 312 данә.
Китапханә бүген – китап саклау урыны гына түгел, ул – мәгълүмати, мәдәни һәм буш вакытны файдалы уздыру урыны да. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы елына уртача 2000 артык мәдәни чаралар, кичәләр, бәйрәмнәр уздыра. Хәзерге вакытта шәһәр китапханәләрен эзлекле рәвештә компьютерлаштыру бара.
2014 ел эш нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы шәһәр бәйгесендә “2014 елның иң яхшы мәдәният учреждениесе” номинациясендә җиңүче дип табылды.