«Татарстан – минем Республикам»: танып белү сәгате (6+)
29 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Дәүләт байрагы көненә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре нәни китап сөючеләр өчен «Татарстан – минем Республикам» дигән танып белү сәгате уздырды. Чара «Татарстан символлары» дигән матур рәсемле презентация белән үрелеп барды. Танып белү сәгате барышында китапханәче балаларга республика байрагының килеп чыгу тарихы, өч төсенең ни аңлатуы, нинди очракта байракның өскә күтәрелүе турында сөйләде. «Без Россиядә яшибез» видеоязмасын һәм «Россия – Татарстан Республикасы» мультролигын карадылар. Малайлар һәм кызлар Туган як турында мәкальләрне искә төшерде, бик теләп сорауларга җавап бирде һәм интерактив уен биремнәрен үтәде. Чара вакытында «Герб, байрак, ТР гимны» дигән виртуаль китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Нәниләр республикабызның дәүләт символикасы – байрагы, гербы һәм гимны тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Мәктәпкәчә яшьтән үк балаларны үзенең кече һәм олы Ватанының гражданнары итеп тәрбияләргә кирәк.
|