«Җанга якын сәнгать» – рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинова белән очрашу кичәсе

Җанга якын сәнгать3
Җанга якын сәнгать2
Җанга якын сәнгать1

13нче октябрь көнне 12нче татар китапханәсе Гали Акыш исемендәге 84нче татар лицеенда 10нчы сыйныф укучылары өчен шәһәребездә яшәп иҗат итүче, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, шәмаил остасы Зөлфия Мөхәммәтдинова  белән ”Җанга якын сәнгать” исемле очрашу кичәсе үткәрде. Кичәдә укучылар татарларда шәмаил сәнгатенең тарихы, бүгенге көннәргәчә  музейларда  сакланып калган шәмаилләр белән таныштылар.

Рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинова укучыларны үзенең татар халкының рухи мирасы булган шәмаилләргә заманча  төсләр биргән иҗаты, алып килгән шәмаилләре белән таныштырды, үз эшләренең төрле күргәзмәләрдә катнашуы турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Рәссамның сөйләве электрон презентация белән үрелеп барды. Гади генә рәсем булып тоелган шәмаил сәнгатьнең серле төре икән шул. Кичәдән без “укучыларыбыз киләчәктә бу рухи кыйммәтләргә бүтән күзлектән, хөрмәт белән карарлар” дигән уйлар белән таралыштык.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: