Йөрәк тибеше

IMG_7024
IMG_7039
IMG_7035
IMG_7020
IMG_6994
IMG_6988
IMG_6982
IMG_7043
12 октябрь 13.30 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Шәһәр үзәк китапханәсендә “Йөрәк тибеше” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды. Кичә шәһәребездә яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Данис Хәйруллинга 70 яшь тулу уңае белән аның иҗатына багышланды.
Бу чарада шәһәребезнең  танылган җырчылары: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәфәгат Салихов, Зиләрә Имаметдинова, Инзилә Салимова, Руслан Кәрәметдиновлар катнашып, Д.Хәйруллин сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичәдә 1нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 3,10,20 мәктәпләрдә укучылар тарафыннан шагыйрьнең шигырьләре укылды.
Чаллы язучылар оешмасы рәисе, күренекле язучы Факил Сафин юбилярга үзенең теләкләрен җиткерде, һәм мәдәният идарәсе тарафыннан әзерләнгән Мактау грамотасын тапшырды.
Кичә дәвамында шагыйрь Данис Хәйруллин тамашачыларга үзенең рәхмәтен белдерде, киләчәк иҗади планнары белән уртаклашып, яңа шигырләрен укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: