«Могҗизалар тулы дөнья!»: танып белү программасы (6+)
2 ноябрь көнне көзге мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар 5 нче санлы китапханәдә «Могҗизалар тулы дөнья!» дигән танып белү программасында катнашты. Дөньяның җиде могҗизасы, данлыклы борынгы архитектура корылмалары һәм сыннар турында белде. Чарада яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән ерак һәм серле дөньяга кереп чумды, анда фиргавеннәр хакимлек иткән һәм пирамидалар төзелгән. Тәкъдим ителгән презентациядән алар Мисыр пирамидалары, Семирамида бакчалары, Зевс сыны һәм башка күренекле урыннарны күрде. Әмма вакыт һәм тарих бер урында гына тормый, табигать һәм кешеләр яңа уникаль һәйкәлләр булдырды. Мзәсәлән, Бөек Кытай дивары, Христ Коткаручы сыны һәм бик күп яңа могҗизалар. Россиядә булган могҗизалар да игътибарсыз калдырмады – бу уникаль табигый һәм архитектур байлыклар. Балалар Байкал күленең кайда барлыкка килүе һәм Эльбрус тавындагы җил баганалары, Гейзерлар киңлеген кем ачуы турында белде, Петергоф шәһәренә күз сала алды, Василий Блаженный чиркәве һәм Мамай Курганындагы «Ватан-ана чакыра!» сыны турында мәгълүмат алды. |