«Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре» сәхифәсе. Композитор Сара Садыйкова (12+)

24 нче санлы китапханә «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре» сәхифәсен тәкъдим итә. Бүгенге чыгарылыш татар композиторы, актриса һәм җырчы С. Садыйковага багышланды.
2022 елда композитор Сара Садыйкованың тууына 116 ел тула. Хискә-моңга бай шигъри рухлы татар халкы үзенең яраткан җырчы-сандугачына бик күп шигырьләр багышлый. Шуның белән аңа карата үзенең соклануын, мәхәббәтен һәм рәхмәтен белдерә.  

  
Моңнарыңны синең татып үстем,
Шуңа да мин артык моңлыдыр.
Күңелемдә кояш балкыса да,
Моңлы җырлар гына җырлыймдыр.
 

 
Синең гомер берәү генә түгел –
Һәр буында кабат калкырсың.
Моңы белән җанны иркәләүче
Якты йолдыз булып балкырсың.

(Ф. Тарханова «Моңнарыңны синең татып үстем» – мәшһүр композиторыбыз Сара апа Садыйковага)

 

 

Поделиться: