«Лермонтов иҗаты буенча диктант»: Бөтенроссия агарту акциясе (12+)

Бесплатно

2022 елда, үзенең 170 еллык юбилеен билгеләп үтеп, М.Ю.Лермонтов исемендәге Ставрополь өлкә фәнни китапханәсе «Лермонтов иҗаты буенча диктант» Бөтенроссия агарту акциясе оештыра. 

Диктант М. Ю. Лермонтовның мәдәни мирасына карата кызыксынуны үстерү, халык арасында уку активлыгын булдыру, шагыйрьнең тормышында, әсәрләрендә чагылыш тапкан Төньяк Кавказ һәм Ставропольеның тарихи һәм истәлекле урыннарына игътибарны юнәлтү максатларында уздырыла.   

Диктант 2022 елның 15 октябреннән 31 октябренә кадәр онлайн-тест форматында үтә.

Тестны әлеге сылтама буенча өлкә китапханәсе сайтында 15 октябрь 9 сәгатьтән башлап үтәргә мөмкин. 

Акциядә катнашучылар электрон сертификат алачак.

Тулырак сайтта

«Лермонтов иҗаты буенча диктант» Бөтенроссия агарту акциясенең Нигезләмәсе

Поделиться: